Мөфти ТР Президентына Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемә басмасын бүләк итте
Бүген бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм Гыйд әл-адха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк өч көнлек бәйрәм чаралары башланды. Башкалада төп бәйрәм тантанасы Галиев мәчетендә узды. Гает биредә иртәнге 3.30 сәгатьтә 11 яшьлек Коръән-хафиз Әхмәт Шаһмәмәдов башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте.
Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен тарихи мәчеткә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Мөхтәрәм кунакны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Бөек бәйрәм уңаеннан мөфти хәзрәт Рөстәм Нургали улына бәһасез истәлекле бүләк – ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Хозур” нәшрият йортында республика башлыгы өчен махсус тәүге нөсхә рәвешендә бастырылган Коръән мәгънәләренең татарчага тәрҗемәсен тапшырды.
Мәчеттә Россия Президенты һәм Татарстан Президенты котлаулары яңгырады
Гаеткә Галиев мәчетенә килгән күп санлы мөселманнар арасында шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм башкалар бар иде.
Төгәл 4.00 сәгатьтә мөфти мөселманнарны сәламләп, бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм вәгазен укырга кереште. Вәгазьне тыңлау, мәчеттә барган вакыйгаларны күзәтеп бару мөмкинлегенә, анда булган мөселманнар гына түгел, Татарстан Республикасының барлык халкы да ия булды – “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы вакыйга урыныннан татар һәм рус телләрендә шәрехләр белән турыдан-туры эфир алып барды. Туры эфир шулай ук Нәзарәтнең Инстаграмдагы @dum_rt рәсми аккаунтында да эшләде.
Камил хәзрәт вәгазен Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан килеп ирешкән котлауларын укудан башлады:
– «Россия мөселманнарын ихлас йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Ислам динен тотучылар тарафыннан аеруча олыланган төп бәйрәмнәрнең берсе саналган Корбан гаете изге җирләргә хаҗ кылуның төгәлләнүен белдерә, җәмгыятьне берләштерүгә, мәхәббәт, игелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләрне ныгытуга хезмәт итә.
Шунысы да куанычлы, Россия мөселманнары ата-бабаларының бай мәдәни һәм рухи мирасын күз карасыдай саклый, үсеп килүче яшь буында тарихка, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли. Мөселман өммәте тормышы күркәм гамәлләр һәм башлангычлар белән тулы. Социаль, мәгариф һәм дәгъвәт өлкәләренә зур игътибар бирелә. Әлбәттә, мөселман оешмаларының илебездә эшләп килүче дәүләт һәм иҗтимагый институтлар белән тыгыз хезмәттәшлекне үстерүгә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән өлеше дә бик мөһим».
Рөстәм Нургали улының котлавында исә: «Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән Татарстанда Корбан гаете – зурлап уздырыла торган иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Традицион рухи хәзинәләребезне кадерләп саклау, ныгыту аша без бергәләп шәхеснең төрле яклап үсешенә шартлар тудырабыз. Татарстан мөселманнарының игелекле хезмәте күпмилләтле республикабыздагы алгарышка омтылып яшәү рәвешенә тулысынча аваздаш», – дип билгеләп үтелә.
Корбан бәйрәме – мал-мөлкәтне фида кылып башкарыла торган бөек гыйбадәт
Алга таба Татарстан мөселманнары башлыгы бу көннәрдә Изге Мәккә җирләрендә булган милләттәшләребезне искә алды, алар тормышларындагы иң мөһим сәфәрне – хаҗ кыла. Мөфти хаҗиларның исән-сау кайтулары өчен дога кылырга чакырды.
«Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән аларның хаҗларын кабул итсен. Ий Раббыбыз, хаҗиларыбызга көч-куәт, догаларында ихласлык бир, Ватаннарына исән-имин әйләнеп кайтуны насыйп кылсаң иде!», - диде хәзрәт.
Аннан соң мөфти хәзрәт Корбан бәйрәменең әһәмияте, тарихы һәм мәгънәсе турында сөйләүгә күчте:
- Корбан бәйрәме – җир шарының барлык почмакларында зурлап билгеләп үтелә торган мөселман бәйрәме ул. Корбан – Аллаһы безгә насыйп иткән зур гыйбадәт, Раббыбыз биргән сансыз нигъмәтләр өчен рәхмәтебезне белдереп, буйсынуыбызны күрсәтү. Корбан чалу турында Аллаһыдан боерык һиҗринең икенче елында ук ирешә. Кәлам Шәрифтә болай диелгән:
فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ
“Раббың өчен намаз укы һәм (Аның исеме белән мохтаҗларны ашатыр өчен) корбан чал!” (“Кәүсәр” сүрәсе, 2 нче аять). Коръәндә шулай ук:
لَن يَنَالَ اللَّهَ لُحُومُهَا وَلَا دِمَاؤُهَا وَلَكِن يَنَالُهُ التَّقْوَى مِنكُمْ
диелгән. Ягъни: “Аларның (чалган корбаннарның) итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә», – дип әйтелә (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). Димәк, Корбан бәйрәме - ул Аллаһыга үзеңнең тугрылыгыңны һәм мәхәббәтеңне мал-мөлкәтеңне корбан китереп белдерү һәм дәлилләү мөмкинлеге.
Ярату һәм фида кылу турында...
Гомумән алганда, Татарстан мөселманнары башлыгының вәгазе Корбан бәйрәменең асылы – фида кылу һәм Аллаһка, якыннарыңа карата ярату хисе темасына багышланды һәм Ибраһим галәйһиссәләм тормышыннан алынган игелек мисалларына корылды. Әлеге бәйрәм үзенең тамырлары белән Ибраһим Пәйгамбәр галәйһи сәламгә барып тоташа. Бәйрәм вәгазендә Камил хәзрәт Аллаһ юлында һәм гаиләң, балаларың һәм әти-әниең, өммәтең һәм мохтаҗлар хакына мөлкәтеңне, шәхси мәнфәгатьләреңне һәм теләкләреңне фида кылуның мөһимлеге турында искәртте:
– Хакыйкатьтә, кешелек җәмгыяте Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен фида кылучылар тырышлыгы белән генә яши һәм алга бара. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең калебенә сөю хисе салган. Һәм шушы сөю хакына иманлы кеше гомере буе үзен фида кыла – Коръән китабы һәм Пәйгамбәребез ﷺСөннәте шулай куша.
Бәрәкәтле гаилә нинди була?
Мөфти гаиләне саклау, бала тәрбияләү, әти-әниләргә карата мәрхәмәтле, мохтаҗларга – рәхим-шәфкатьле булу мәсьәләләренә тукталды. “Әгәр дә без гаилә корып та, бары тик үз мәнфәгатьләребезне кайгыртып кына яшәсәк, өебезгә бәрәкәт килер микән? Гаилә – ул зур хезмәт, үз-үзең өстеңдә һәрдаим эшләү, хәләл җефетеңне Аллаһ ризалыгы өчен ярату, нәфесеңне һәм теләкләреңне тыю... Чын мəхəббəт — ул үзең турында оныту. Гаилə мəхəббəткə корылырга тиеш”, – дип мөрәҗәгать итте ул мөселманнарга һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ белән аның сөекле хатыны Хәдичә арасындагы күркәм мөнәсәбәтләр турында искә төшерде. Хәдисләрдә Хәдичәнең һәрвакыт рәхмәтле, сабыр, ярдәмчел һәм игътибарлы булганлыгы хакында әйтелә. Озак еллар бергә яшәүләренә карамастан, ул Пәйгамбәрне борчымаган, бәхәсләшмәгән, канәгатьсезлек белдермәгән, ачуланмаган, тавыш та күтәрмәгән. Пәйгамбәребез ﷺда үз чиратында аңа карата җылы мөнәсәбәттә булган, аны яраткан, сагынган, игътибар күрсәткән, мактап торган. Йөрәгендә саклаган! Рәсүлебез ﷺәйткән:
خَيْرُكُمْ خُيَرُكُمْ لِنِسَائِهِ
“Сезләрдән иң яхшылары, хатыннарына күркәм мөгамәлә күрсәтүчеләре!”.
"Аталар һәм балалар"
Камил хәзрәт шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләү, "аталар һәм балалар" арасында үзара бурыч һәм җаваплылык проблемасына да кагылды. Вәгазе барышында ул ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә үз-үзеңне корбан итүнең әһәмиятен тагын бер кат ассызыклады:
- Раббыбыз безне бу дөньяга ата-ана аша китертә, алар аша безне кайгырта, ризыгын бирә. Хак Тәгалә Коръәндә әйтә:
وَقَضَى رَبُّكَ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا إِيَّاهُ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا إِمَّا يَبْلُغَنَّ عِندَكَ الْكِبَرَ أَحَدُهُمَا أَوْ كِلَاهُمَا فَلَا تَقُل لَّهُمَا أُفٍّ وَلَا تَنْهَرْهُمَا وَقُل لَّهُمَا قَوْلًا كَرِيمًا
Ягъни: “Раббың сезгә Үзеннән башкаларга табынмаска, ата-анага игелек (кылырга) әмер итте. (И кеше!) Аларның икесеннән берсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсә, аларга (канәгатьсезлек белдереп): “Уф!” – дип тә әйтмә. (Сүз-гамәлләре сиңа ошамаса да,) Аларга кычкырма, күркәм сүз әйт”. (Әл-Исра, 23 аять).
Шул ук вакытта хәзрәт балаларга мәхәббәт, наз һәм җылылык бүләк итәргә чакырды: «Картлыгыңда рәхәт күрәсең килсә, яшьлегеңдә балаларыңа җылылык бир, үзеңне фида кыл! Шунда гына алар рәхмәтле булачак! Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺәйткән:
مَا نَحَلَ وَالِدٌ وَلَدَهُ مِنْ نَحْلٍ أَفْضَلَ مِنْ أَدَبٍ حَسَنٍ
“Ата-ана үзенең баласына бүләк итә ала торган иң яхшы нәрсә – ул тәрбия”.
Бер үк вакытта Камил хәзрәт бердәнбер улы Исмәгыйльне иманлы, тыңлаучан һәм ихлас итеп тәрбияләгән Ибраһим галәйһиссәламне үрнәк итеп китерде: «Корбан китерергә кирәклеге турында әйткәч, Исмәгыйль галәйһиссәлам әйтә:
يَا أَبَتِ افْعَلْ مَا تُؤْمَرُ ۖ سَتَجِدُنِي إِن شَاءَ اللَّهُ مِنَ الصَّابِرِينَ“
Ягъни: "Атам минем! Син бу әмерне үтә. Аллаһ теләсә, мине иң сабырлардан табарсың”, ди». Бу сүзләр бик мөһим. Атасына карата ул шушы авыр мизгелдә дә мәхәббәтен җуймый, аның хәленә керә, аның теләгенә күнә. Ничек кенә кыен булса да, барыбер яратып “Атам минем” дип эндәшә һәм әдәбен дә саклый. Хәтта Аллаһны да элек олылаган кебек олылый. “ИншәАллаһ!”, ди. Үзен батыр итеп күрсәтеп, мактау сүзләрен ишетү өчен түгел, ә сабыр (!) һәм тәкъвалы булып каласы килә аның. Шуннан да югарырак фида кылу мөмкинме?
“Корбан бәйрәме тормышның кадерен белергә чакыра һәм Җирдә кеше каны түгелергә тиеш түгеллен ассызыклый!”
Камил хәзрәт Сәмигуллин аңлатып узганча, корбан чалуның мәгънәсе – хайванда һәм аның итендә түгел. Аның мәгънәсе – күндәмлек күрсәтүдә, тәкъвалык һәм диндарлыкта. Ел да корбан чалу – Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсыну ул. Корбан чалып, без Ходайга тугрылыкны күрсәтәбез, аңа гыйбадәт кылабыз, милкебезне аның ризалыгы өчен корбан итәргә әзер икәнен дәлиллибез.
- Ходайның хикмәте чиксез, газиз кардәшләр! – диде мөфти. – Менә ни өчен безгә дә Аңа ихлас гыйбадәт кылырга, Аның боерыкларын үтәргә, иманыбызны ныгытырга, Аның хакына якыннарыбыз өчен үзебезне фида кылырга кирәк. Малыннан өлеш чыгарып мохтаҗларга ярдәм итү кешеләр арасындагы аермалыкларны бетерә, алар берләшә, алар арасында кардәшлек-дуслык җепләре ныгый. Мохтаҗлар үзләренең бай күршеләре өчен Аллаһыга дога кыла, байлыгының рәхәтен күрсен, дип тели. Адәм баласы һәрвакыт бар кешегә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен үзен фида кылырга әзер булырга тиеш. Шул чакта гына бәрәкәт килер, ике дөнья бәхете җитәр!
Татарстан мөселманнары башлыгы вәгазен Ибраһим пәйгамбәрнең (галәйһиссәлам) Коръән-Кәримдә китерелгән сүзләре белән төгәлләде:
وَإِذْ يَرْفَعُ إِبْرَاهِيمُ الْقَوَاعِدَ مِنَ الْبَيْتِ وَإِسْمَاعِيلُ رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا إِنَّكَ أَنتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
رَبَّنَا وَاجْعَلْنَا مُسْلِمَيْنِ لَكَ وَمِن ذُرِّيَّتِنَا أُمَّةً مُّسْلِمَةً لَّكَ وَأَرِنَا مَنَاسِكَنَا وَتُبْ عَلَيْنَا إِنَّكَ أَنتَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ
Мәгънәсе: «Вакытында Ибраһим белән Исмәгыйль (галәйһимәссәләм) изге йорттан калган нигезләрне күтәрделәр (һәм болай диделәр): “И Раббыбыз! (Бу хезмәтебезне) Бездән кабул ит, һичшиксез, Син – (һәрнәрсәне) Ишетүче, (һәрнәрсәне) Белүче! И Раббыбыз! Безне Сиңа (чын күңелдән) буйсынучылардан ит, нәселебездән исә Сиңа гына итагать иткән бер (мөселман) өммәте (үстер), безгә гыйбадәт урыннарыбызны күрсәт һәм (вазыйфаларыбызны үтәгәндә кылган хата-кимчелекләребезне гафу итеп,) тәүбәбезне кабул әйлә! Һичшиксез, Син – Тәүбәләрне кабул итүче, Рәхимле”. (“Бәкара” сүрәсе, 127-128 аятьләр)
- Гает намазыннан соң без барыбыз да “Корбан гаете кешелеккә тормыш бәйрәме буларак бирелгән, ул аны кадерләргә өйрәтә һәм җирдә кешеләр каны коелырга тиеш түгеллеген ассызыклый” дигән уйлар белән корбан чалу урыннарына ашкыначакбыз, – дип йомгаклады сүзен Камил хәзрәт.
Вәгазь тыңлаганнан соң, 4.30-да мөселманнар мөфтигә ияреп бәйрәм намазын укыды, соңыннан Изге Коръән аятьләре укылды һәм дога кылынды. Аннары мөселманнар корбан чалу гыйбадәтен башкару өчен махсус мәйданчыкларга таралышты, быел Казанда шундый 16 урын исәпләнә. Корбан бәйрәме өч көн – 11, 12, 13 август дәвам итәчәк.
12, 13 август көннәрендә ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан мохтаҗларга барлыгы 5 тонна корбан ите тарату планлаштырыла. Шул күләмдә ит белән бер мең аз керемле гаиләне, шулай ук 10 оешманы тәэмин итү планлаштырыла, алар арасында: беренче балалар хосписы, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен 1 нче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, Яшел Үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Инвалид балаларның әти-әниләренең “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы һ.б.лар.
Аллаһы Тәгалә барлык изгелекләрне кабул итсен, кылган гыйбадәтләребез өчен әҗерен арттырсын, нəфесебезне җиңеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде.