Татарстан мөфтие Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

13 август 2019 ел 16:24
Татарстан мөфтие Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Бүген, Зөл-хиҗә аеның 12 нче көнендә, ТР МДН резиденциясендә Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фариддин Насриев булып китте. Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән эшлекле очрашу кысаларында ул Казанда Үзбәкстанның зыярат-туризм индустриясен тәкъдим итү мөмкинлеге турында киңәшләште. Мөфти хәзрәт бу өлкәдә тугандаш дәүләтнең тырышлыкларын уңай бәяләде һәм илнең дөньякүләм ислам рухи мирасы өчен зур кыйммәткә ия булган күп кенә истәлекле урыннарга бай булуын ассызыклады. Үз чиратында ул кунакка изге урыннарга хаҗ кылуны үстерү өлкәсендә ТР МДН эшчәнлеге турында сөйләде. Камил хәзрәт Татарстанда рәсми хаҗ-операторның "ДУМ РТ Хаҗ" программаларына җентекләп тукталды һәм бу көннәрдә Мәккәгә шушы оператор аша очкан 1800 Татарстан хаҗиеның төп хаҗ йолаларын уңышлы тәмамлавын искәртте. Ул шулай ук Татарстан һәм Үзбәкстан мөфтиятләре арасында гомумселман рухи мирасының һәм хәнәфи мәзһәбен кыйммәтләрен торгызу һәм саклау өлкәсендә ныклы эшлекле элемтәләр урнашуын билгеләп үтте. Шул уңайдан очрашуда катнашучылар Бохарда Мәрҗани истәлек тактасы ачу турында искә төшерделәр. 

Сөйләшүләр ахырында Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте консуллык белән хезмәттәшлек өчен ачык, дип ышандырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы