Гает уңаеннан игълан ителгән хәйрия акциясе уңышлы тәмамланды. Морат Нәгыймов дәваланырга әзерләнә

13 август 2019 ел 16:51
Гает уңаеннан игълан ителгән хәйрия акциясе уңышлы тәмамланды. Морат Нәгыймов дәваланырга әзерләнә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан игълан ителгән “Без синең белән!” дип исемләнгән традицион хәйрия акциясенә йомгак ясады. Әлеге башлангыч кысаларында 13 яшьлек Морат Нәгыймовка дәвалану курслары узу өчен акча җыю төгәлләнде. Морат акыл ягыннан зәгыйфьлек кичерә, анда умыртка баганасының деформациясе, астигматизм, тумыштан килгән нистагм. Бер тернәкләнү курсының бәясе 193 мең 159 сумны тәшкил итә. Шул күләмдә акча тулысынча җыелып бетте һәм якын арада  Морат тернәкләнү узачак медицина үзәгенә күчереләчәк.

Гает үтеп китсә дә, хәйрия акция двәм итә, һәм дәвалануга мохтаҗ тагын ике бала – 11 яшьлек Руфат Агаев һәм 6 яшьлек Ирина Чермакова өчен дә акча җыю игълан ителде.

6 яшьлек вакытта Руфатны иң зур һәм куркыныч  зәһәр еланнардан саналган гөрзә чага. Бу елан кешедән курыкмый һәм аңа кисәк һөҗүм итә. Бу фаҗигадән соң, Руфат 10 көн кома халәтендә реанимациядә ята.  Баланың гомерен саклап калалар, ләкин елан агуы малайның баш миенә зыян салып өлгерә. Хәзер Руфат бик каты баш авыртуларыннан, интеллектуаль җитешсезлектән интегә. Руфат күпбалалы гаиләдә тәрбияләнә. Алар фатир яллап яши, гаиләдә әти кеше генә эшли. Бөтен акча иң мөһим кирәк-яракларга тотыла. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 65 мең 400 сум. Руфатка ярдәм итү өчен, САДАКА сүзен язып, 7715 номерына смс хәбәр җибәрергә кирәк.

Кечкенә Ирина  вакытыннан алда, җитлекми туа. 9 айдан соң сабыйда эпилепсия өянәкләре башлана, кызның үсешендә тоткарлыклар барлыкка килә. Балага микроцефалия һәм ДЦП диагнозлары куела. Хәзерге көндә Ирина үзлегеннән хәрәкәтләнә алмый, сөйләшми, ләкин хисләрен төрле авазлар ярдәмендә аңлата белә, елмая. Кызның әнисе сабыен берьялгызы тәрбияли. Шунлыктан кыйммәтле дәвалау курсларына аның акчасы җитми. Бер курсның бәясе – 60 мең сум. Иринага матди ярдәм 5336 6900 3516 7669 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы).

“Зәкят” хәйрия фонды һәм авыру сабыйларның гаиләләре ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт сүзләре белдерә. Кылган барлык изге гамәлләрегез дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан әҗер-савап булып, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы