Татарстан Президенты нәзарәтнең Аксакаллар шурасы уздырган тантаналы корбан ашында катнашты

13 август 2019 ел 18:01

Бүген,  Зөлхиҗҗә аеның 12-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы башкаланың “Әл-Мәрҗани” мәчетендә тантаналы корбан ашы уздырды. Мәҗлеснең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин  һәм Калмыкия Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиков булды. Искәртәбез: Игорь Бабушкин һәм Бату Хасиков бу көннәрдә Татарстанга эшлекле сәфәр кыла. Мөхтәрәм кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. 

«Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин кунаклар өчен экскурсия уздырды. Аерым алганда, ул мәчетнең төзелеш тарихы, шулай ук татарның күренекле мәгърифәтчесе, дин галиме  Шиһабетдин Мәрҗани турында сөйләде. 

Мәчетне карап чыкканнан соң Рөстәм Миңнеханов, Игорь Бабушкин һәм Бату Хасиков Корбан гаете уңаеннан ТР МДНнең Аксакаллар шурасы тарафыннан оештырылган мәҗлестә катнашты. 

Аксакалларның тагын бер мәртәбәле кунагы булып Татарстанның вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды. Аның катнашында Нәзарәтнең аксакаллар шурасы утырышы узды. Җыелышта шура рәисе Айрат хәзрәт Әюпов аксакаллар алдында торган бурычлар - аеруча Ислам һәм Хәнәфи мәзһәбе кыйммәтләрен, татар халкының милли үзенчәлекләрен һәм дини гореф-гадәтләрен саклап калу турында сөйләп узды. 

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәре һәм фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана