Корбан бәйрәмен оештыруга 1000-гә якын волонтер җәлеп ителде

14 август 2019 ел 14:01
Корбан бәйрәмен оештыруга 1000-гә якын волонтер җәлеп ителде

Быел Татарстанда Корбан гаетен оештыру өчен барлыгы 1000-гә якын волонтер җәлеп ителде. Аларның 650-се корбан чалу урыннарында эшләде: терлекне чалды, итләрне түшкәләргә чапты, эшкәртте, өлешләп бүлгәләде һәм мохтаҗларга таратты. Волонтерлар шулай ук мәчетләрне һәм мәчет янындагы территорияләрне җыештыру, балалар һәм гаилә бәйрәмнәрен оештыруда ярдәм күрсәтте. Волонтерларны аеруча активлар рәвештә җәлеп иткән мөхтәсибәтләр рәтендә –  Казан, Яр Чаллы һәм Азнакай. Аларда 60-ка кадәр ихтыярчы эшләгән.

Искәртеп үтик: быел Корбан гаете көнне Казанда берничә мәйданчыкта ТР мөфтияте һәм башкала мөхтәсибәтләре тарафыннан оештырылган гаилә-балалар бәйрәмнәре уздырылды. Шуларның иң мөһиме гомумшәһәр масштабында Казанның Горький исемендәге Үзәк паркында үтте. “Корбан-фест: җылылык бүләк ит!” дип исемләнгән бәйрәмдә милләтенә һәм диненә карамастан, 3000 казанлы һәм башкала кунаклары  катнашты. Монннан тыш, башкаланың “Ярдәм”, “Нур-әл-Ислам” һәм “Гаилә” мәчетләрендә, шулай ук Нагорный бистәсенең “Кечкенә принц” паркында да Корбан гаетен халык күңел ачулары һәм массакүләм мәҗлесләр белән билгеләп үттеләр. Гаилә бәйрәмнәрен Түбән Кама, Әлмәт, Балык Бистәсе, Зәй, Менделеевск, Яр Чаллы мөхтәсибәтләре дә оештырды.

Волонтерлар хәрәкәте ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең  аеруча мөһим юнәлеше булып тора. Бүгенге көндә Нәзарәтнеңволонтерлык хәрәкәтендә барлыгы меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән алып 80гә кадәр. Әйтик, быел Республикакүләм ифтарны уңышлы үткәрү өчен 1400 волонтер җәлеп ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы