Татарстан мөфтие Нигезләмә буенча дәресләр бирә башлады

18 август 2019 ел 14:02
Татарстан мөфтие Нигезләмә буенча дәресләр бирә башлады

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 17 көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Тынычлык" мәчетендә чираттагы дәресләр циклын башлап җибәрде. Бу юлы мөфти хәзрәтләре үзенең сабакларын “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында Нигезләмә”гә багышлый һәм йолаларны дөрес үткәрү, башкару тәртибе мәсьәләсендә күп бәхәсләр тудырган теге яки бу гыйбадәтләрне кылу турындагы сорауларга тәфсилләп аңлатмалар биреп бара. Дәресләрне "Тынычлык" мәчете мәхәлләсе әгъзалары тыңлый.  

"Нигезләмә" быелның җөмәдәл-әүвәл (гыйнвар) аенда ТР мөселманнары Диния Нәзарәте Пленум утырышында республика имам-мөхтәсибләре тарафыннан расланган иде. Документ барлык 48 мөхтәсибәт башлыклары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, голәмәләр һәм казыйлар катнашында күмәкләшеп эшләнде. Нигезләмәдә җомга намазларын, гает намазларын, мәетне озату, исем кушу йолаларын, ифтарлар уздыру, никах һәм талак тәртипләре һ.б. турында бүлекләр урын алган. Имамнар һәм дин кардәшләребез арасындагы ислам гыйбадәтләренә кагылышлы барлык бәхәсләргә нокта куеп, ул Татарстанның һәр имамы өчен өстәл китабы буларак хезмәт итә һәм асылда  татар халкында Хәнәфи мәзһәбе кыймәтләрен һәм йолаларын саклаучы механизм булып тора. 

Нигезләмә буенча дәресләр һәр атнаның якшәмбе көнендә "Тынычлык" мәчетендә өйлә намазыннан соң үткәреләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы