Республикабыз хаҗилары Мәдинәдә булганда һәр мизгелнең кадерен белергә тырыша, биш вакыт намазны Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетендә укый. Татарстанлыларның кунакханәләре әлеге мәчет каршында гына урнашкан, шуңа күрә барлык хаҗилар да бернинди авырлыксыз һәм чит кешенең ярдәменнән башка үзләре намазларга чыгып йөри ала. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчете – әһәмияте буенча икенче урындагы мәчет, анда укылган намаз, гадәти мәчеттә укуга караганда, 1000 тапкырга саваплырак. Әлеге мөмкинлекне хаҗиларыбыз бик теләп файдалана.
Моннан тыш, бүген хаҗилар иртән Куба мәчетендә булдылар. Ул ислам тарихында иң беренче төзелгән мәчет булуы белән үзенчәлекле. Нәкъ менә бу урында Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм 622 елда Мәккәдән Мәдинәгә күченгән вакытта туктаган һәм үзенең сәхабәләре белән шушы мәчет төзелешендә катнашкан. Куба мәчетен зиярәт кылу сөннәт гамәл санала. Биредә укылган ике рәкәгать намаз гомрә кылуга тиң диелә хәдистә. Әлеге мөмкинлекне файдаланып, барлык хаҗилар Куба мәчетендә ике рәкәгать нәфел намазы укып чыктылар.
Куба мәчетеннән ерак түгел хөрмә бакчасы урнашкан. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрендә хөрмәнең файдасы һәм бәрәкәте турында күп тапкырлар әйтелә, шунлыктан әлеге гаҗәеп җимеш бирүче агачлар үскән бакчаны барып күрү хаҗиларда зур сөенеч, шатлык хисләре уятты. Алар бергәләп биредә истәлеккә фотога төштеләр, туган якка кайткач кардәшләрне сыйлар өчен хөрмәләр сатып алдылар.
Алга таба Мәдинәнең тагын бер тарихи урынына сәяхәт ясалды. Хаҗиларыбыз Өһед тавын барып күрде һәм аның янәшәсендәге шәхидләр зираты янәшәсенә басып, Өһед сугышында вафат булган сәхабәләрнең рухына дога кылды. Тау астында сугыш хәрәкәтләренең схемасы күрсәтелгән такта урнаштырылган, төркем җитәкчеләре бик теләп Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның көрәштәшләре кичергән вакыйгаларны сөйләп бирделәр. Кайту юлында алар Кыйблатайн мәчетен сәламләп уздылар, әлеге “Ике кыйбла мәчете” дигән урында намаз укыганда пәйгамбәребезгә кыйбланы Иерусалимнан Мәккәгә үзгәртү турында вәхи килгән. Гомумән, Мәдинә шәһәрендә тарихи, истәлекле урыннар күп сакланганлыгына, биредәге мәчетләрдә төзекләндерү, яңарту эшләре алып барылганлыкка төшенде хаҗилар. Мисал өчен Куба мәчете дә соңгы дәвердә дүрт манаралы иттерелә, ә Пәйгамбәр мәчете 1990 нчы елларда король Фәтех җитәкчелегендә төзекләндерелә, зурайтыла, шул ук вакытта элеккеге төзелмәләр (төп гыйбадәт залы, манаралар, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм кабере өстендәге гөмбәз һ.б.) сакланып калына.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәдинәдә дәгъвәт кылып, соңгы көннәренә кадәр яши һәм үз исеме белән аталган мәчет янәшәсенә күмелә. Соңрак бу урын Пәйгамбәр мәчетенең бер өлешенә әверелә. Мөхәммәд галәйһиссәләм кабере белән янәшәдә беренче хәлифләр Әбү Бәкер (р.г.) һәм Гомәр (р.г.) дә күмелгән.
Мәдинә шәһәре һәм аның төп мәчете белән саубуллашканда күзгә яшьләр килә. Бу урыннарга китергәне өчен кардәшләребез Раббыбызга шөкер догаларын ирештерәләр, ил-көннәребезгә иминлек, муллык, җитәкчеләребезгә зирәклек, юлдагыларга хәерле сәфәрләр теләп догалар кылалар.