Грозныйдагы Халыкара Коръән укучылары бәйгесендә Татарстан данын 11 яшьлек хафиз яклады

22 август 2019 ел 18:29
Грозныйдагы Халыкара Коръән укучылары бәйгесендә Татарстан данын 11 яшьлек хафиз яклады

Бүген Грозныйда Изге Коръән укучыларының Халыкара бәйгесе узды. Татарстан Республикасы данын анда 11 яшьлек Коръән-хафиз Әхмәд Шахмәмәдов яклады. Әхмәт туганнан ук Мәккәдә әти-әнисе белән яши һәм үзенең данлыклы гаиләсенең күркәм гадәтләрен дәвам итә: ул - мәшһүр Рәшидә абыстай Исхакованың оныкчыгы, камил дәрәҗәдә татар, рус һәм гарәп телләрендә сөйләшә. Әхмәд быел Галиев мәчетендә ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында узган Корбан гаетендә Коръән укучы буларак катнашуы белән билгеле. Әхмәднең чыгышы конкурсантлар арасында иң соңгысы булды. Барлыгы конкурста 25 төбәктән хафизлар катнашты. Бәйге нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр иртәгә билгеле булачак.

Малайның бәйгедә чыгышын әти-әнисе генә түгел, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да күзәтеп торды - ул шушы көннәрдә эшлекле сәфәр белән Грозный шәһәренә килде. Биредә ул бәйгедә, Дурди Шейх исемендәге хафизлар мәктәбен һәм Рамзан Әхмәт улы Кадыйров исемендәге "Мөселманнар горурлыгы" мәчетен ачу тантанасына, шулай ук Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров исеменнән тантаналы кабул итүгә мәртәбәле кунак буларак чакырылды. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы