Мөфти Яңа Чишмә районына сәфәр кыла

27 август 2019 ел 13:45
Мөфти Яңа Чишмә районына сәфәр кыла

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин - Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә. Мөселманнар башлыгының 
биредә эшлекле сәфәре Акбүре авылының “Нургаяз” мәчете мәхәлләсе халкы белән очрашудан башланып китте. Алга таба җанлы аралашу һәм Корбан бәйрәме мәҗлесенең тантаналы ачылышы авылның Мәдәният йортында дәвам итте. Катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов, Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов сәламләде.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында Корбан бәйрәменең тарихына тукталып үтте, «Раббың ризалыгың өчен намаз укы һәм мохтаҗларны ашатыр өчен корбан чал» дигән аятьнең мәгънәләрен аңлатып үтте. «Чалган корбаннарыгызның каннары да, итләре дә Раббыгызга ирешәчәк түгел. Раббыбызга фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз кирәк. Ә бу  тәкъвалыкны без кайдан табабыз? Корбанга хәтле безнең икенче бәйрәм булды – Ураза гаете. Ураза турында Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсендә: «И иман китергән бәндәләрем! Әүвәлге халыкларга фарыз кылынган кебек, ураза сезгә дә фарыз кылынды, шаять ураза тотып тәкъва булырсыз». Без Рамазанда ураза тотып тәкъвалыгыбызны җыйдык, һәм корбанда корбан чалдык, ин шә Аллаһ, бу тәкъвалык белән безнең корбаннарыбыз кабул булачак. Әлбәттә, корбанда дәресләр бик күп. Ибраһим галәйһиссәлам белән Исмәгыйль галәйһиссәлам вакыйгасында бик күп дәресләр бар. Ибраһим галәйһиссәламнең озак еллар баласы булмаган. Хәзер Раббыбыз аны бердәнбер улы белән сыный (корбан итеп чалырга әмер бирә). Ибраһим галәйһиссәлам бу әмергә буйсына һәм малаена бу хакта әйткәч, малае: «Әй әтием! Раббыбыз сиңа нәрсә кушты, шуны эшлә. Ин шә Аллаһ, мин сабыр булырмын». Менә Ибраһим галәйһиссәлам бердәнбер улын ничек тәрбияләгән, ул бит каршы чыкмаган! Шуннан соң Мөфти хәзрәт Акбүре авылында Ислам динен күтәрүдә зур өлеш керткән шәхесләрне аерым билгеләп үтте. Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан истәлекле рәхмәт хатлары иганәче Нургаяз Залаковка, авыл имамнары Искәндәр Мурзин белән Минзакир Заһретдиновка, мөгаллимә Рамилә Вәлиуллинага, иганәче Насыйх Мортазинга тапшырылды.

Алга таба кунаклар Акбүре авылының “Буыннар мирасы” музеена күчте һәм биредәге бай экспозиция белән танышты. 800дән артык экспонат сакланучы әлеге музей Яңа Чишмә районының Туган якны өйрәнү музее филиалы булып тора һәм ул авыл тарихы, татар йорты һәм генеалогия буенча бүлекләрне үз эченә ала. Музейда, аерым алганда, ислам тарихына багышланган предметлар саклана. Мисал өчен, анда Акбүре авылы хаҗиларының шәхси әйберләре, гарәп графикасында язылган китаплар һ.б. танышырга мөмкин.

Музей экспонатлары белән танышканнан соң, Акбүре авылының “Нургаяз” мәчетендә өйлә намазы укылды. Аннары Корбан бәйрәме уңаеннан аш үткәрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы