Мөфти татарстанлыларны республика көне белән тәбрикләде

30 август 2019 ел 09:51
Мөфти татарстанлыларны республика көне белән тәбрикләде
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларны республика көне белән тәбрикләде. Instagram-дагы үзенең @kamilhazrat рәсми битеннән ул болай дип мөрәҗәгать итте: "Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Татарстаныбыз елдан-ел икътисади, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәләрдә үсә бара. Әлеге казанышлар – күпмилләтле тырыш халкыбызның һәм хөрмәтле җитәкчеләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе!
Раббыбыз Ватаныбызга тотрыклылык һәм зур уңышларга ирешергә язсын. Тыныч һәм бәрәкәтле тормышта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен динебезгә, милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә насыйп әйләсен".
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы