Мәскәүдә 32-нче Мәскәү халыкара китап ярминкәсе ачылды. Ул Россиядә, Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядә иң эре борынгы ярминкәләрдән санала. Бу көннәрдә 75-нче күргәзмә павильоны илнең китап тормышы үзәгенә әйләнде, анда килүчеләр Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы нәшриятлары һәм язучылары белән очраша ала, алар арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты да бар. Ярминкә 8 сентябрьгә кадәр эшлиячәк. Рәхим итегез!
«Хозур» нәшрият йорты стендында Татарстан мөфтияте тарафыннан татар, рус һәм гарәп телләрендә бастырылган 100-дән артык китап – уку һәм агарту әдәбияты, мәдрәсәләр, югары уку йортлары, имамнар өчен укыту һәм методик әсбаплар, киң катлам укучылар өчен исламның хакыйкый традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен аңлатучы фәнни-популяр китаплар тәкъдим ителә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты – Россиядә иң зур мөселман медиахолдингларының берсе. Эшләү дәверендә нәшриятта 500 мең данәдән артык тираж белән татар, рус һәм гарәп телләрендә 200 исемдәге китап дөнья күрде. Басмаларның төп өлеше (гомуми санның яртысына якыны) классик мөселман һәм татар дини-илаһият мирасына караган хезмәтләрдән гыйбарәт. Алар арасында Әбу Хәнифә, Матуриди, Тәхави, әл Газнави, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Ә.Максуди, Г.Карабаш һ.б. авторларның хезмәтләре бар.