Татарстан мөфтие Валерия Иман Порохованың вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша

03 сентябрь 2019 ел 09:34
Татарстан мөфтие Валерия Иман Порохованың вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша

Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Валерия Иман Порохованың вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша. Үзенең Instagram-дагы рәсми битендә ул болай дип билгели:

"Россия өммәте олы югалту кичерә – фани дөньядан Валерия Иман Порохова китеп барган. Изге Коръән мәгънәләрен рус теленә тәрҗемә итүче булып кына калмыйча, ул Россия мөселманнарына, җәмгыятебезнең дингә кайтуда беренче адымнарын ясаган вакытта, Исламның бөтен асылын – матурлыгын һәм мәрхәмәтлелеген ачып күрсәтте. Валерия Иман Михайловна, һичшиксез, бик сәләтле һәм киң карашлы шәхес, күңелендә Раббыбыз иңдергән көчле иман һәм ихласлылыкны саклаган чын мөселман хатыны иде. Аллаһы Тәгалә күренекле дин кардәшебезнең Ислам юлында кылган тырышлыкларын кабул итеп аны Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Рухы Раббыбызның ярлыкавына ирешсен, Ахыйрәттә ахыргы урыннары Җәннәт булсын дип сорап догалар укыйм. “Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!”

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы