Татарстан мөфтие республиканың мөселман яшьләре белән очрашачак

17 сентябрь 2019 ел 15:02
Татарстан мөфтие республиканың мөселман яшьләре белән очрашачак

21 сентябрьдә Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәр елдагыча бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре вәкилләре белән очрашачак. Очрашуда барлыгы 300-ләп кеше – Республика ифтары, “Ислам – беренче адымнар” проекты, мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнашыр дип көтелә. Алар Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, шулай ук фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаша алачак. Чараның тантаналы өлешендә иң актив волонтерларга истәлекле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.

Татарстан мөселманнары башлыгы белән очрашу алдыннан катнашучыларны квест-конструктор һәм җәмәгать намазы көтә.

Очрашуда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен аккредитация 8904 768 75 84 телефоны буенча.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы