«Мөхәммәдия» шәкертләре WorldSkills турында: «Татарстан мөселманнары турында уңай тәэсирләр уята алубыз белән горурланабыз!»

05 сентябрь 2019 ел 11:24
«Мөхәммәдия» шәкертләре WorldSkills турында: «Татарстан мөселманнары турында уңай тәэсирләр уята алубыз белән горурланабыз!»

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре Рафис Игътисамов, Рәхмәтулла Рәхимов һәм Кәрим Арсланов Казанда уздырылган һөнәри осталык буенча 45-нче WorldSkills дөнья чемпионатында волонтер булды. Чемпионат дәвамында алар намаз уку бүлмәләре эшен тәэмин итте, җәмәгать намазлары үткәрде һәм катнашучыларга рухи ярдәм күрсәтте. Моннан тыш, волонтерлар чит илләрдән килгән дин кардәшләргә Татарстанда ислам диненең барлыкка килү һәм таралу тарихы, хәзерге заман мөселман инфраструктурасы үсеше һәм республикада конфессияара мөнәсәбәтләр традициясе турында сөйләде.

- Мөселманнарның Россиядә элек-электән төп халык булып яшәве кунакларны гаҗәпкә калдырды, – дип кичерешләре белән уртаклашты шәкертләр. – Иске татар теле графикасының гарәп алфавитына нигезләнүе дә аларда зур кызыксыну уятты. Кунаклар Казанның матурлыгына һәм аның борынгы тарихы белән соклануларын белдерде. Мөселманнарны WorldSkills чемпионатында хәләл туклану зонасын оештыру дәрәҗәсе дә шатландырды. Без чит ил мөселманнары белән аралашудан бәяләп бетергесез тәҗрибә алдык һәм аларда Татарстан мөселманнары турында уңай тәэсирләр уята алубыз белән чиксез горурланабыз!

Искәртеп үтик: WorldSkills чемпионатында хәләл туклану пункты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты күзәтүендә эшләде. Чемпионатта катнашучыларга уңайлы шартлар тудыру максатыннан, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең 1 нче һәм 2 нче катларында дөньяның төп конфессияләре, шул исәптән ислам дине вәкилләре өчен гыйбадәт бүлмәләре оештырылды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым эшләгән әлеге гыйбадәт бүлмәләренә көн саен 80-гә якын мөселман йөрде. Малайзия, Индонезия, БГӘ, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Иран, Катар, Оман һәм Йәмән кебек илләрдән килгән катнашучылар намаз укырга даими йөрүчеләр рәтендә булды. Моннан тыш, чемпионат вакытында мөселман катнашучылар өчен җомга намазы оештырылды. Аны  нәзарәтнең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин уздырды. Үзенең вәгазендә ул ислам динендә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сүз алып барды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы