Нәзарәтнең «Зәкят» хәйри фонды  «Ураза тотучыны ашат!» акциясе турында искәртә

06 сентябрь 2019 ел 17:07
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйри фонды  «Ураза тотучыны ашат!» акциясе турында искәртә

Гашура көне (9 сентябрь) якынлашу уңаеннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйри фонды дин кардәшләрне «Ураза тотучыны ашат!» дип исемләнгән акциядә катнашырга чакыра.

Гашура көнне Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә бу көнне ураза тоту Сөннәт гамәл санала. Моңа бәйле рәвештә, «Зәкят» хәйри фонды Гашура көненнән башлап һәр атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә мохтаҗлар өчен хәйрия ифтарлары уздырырга планлаштыра.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Бу изге эшкә өлеш кертергә теләүчеләр «ифтар» сүзен язып (бер  SMS-хәбәрнең бәясе – 50 сум) яки «ифтар» сүзеннән соң  буш ара калдырып һәм күчереләсе сумманы күрсәтеп (мәсәлән: ИФТАР 300), 7715 кыска номерына SMS-хәбәр юлларга мөмкин. Әлеге гамәл сезгә ураза тотучыларны ашатуда катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Акцияне ифтар үткәрү өчен акчаның күпме җыелуына карап оештыру планлаштырыла.  

Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ әйткән:  «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһ юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы