Татарстан Мөфтие Сүрия голамәләре белән очрашты

07 сентябрь 2019 ел 13:38
Татарстан Мөфтие Сүрия голамәләре белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 8-нче көнендә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сүриянең олы дин галимнәре белән очрашты. Левантның Голәмәләр шурасы башлыгы, Дамаск университеты профессоры Тәүфыйк Әл-Бутый һәм Дамаск университетының шәригать факультеты деканы Сәет Бади Әл-Ләхам Болгар ислам академиясендә докторлык диссертацияләрен яклау барышында диссертация советы эшендә катнашу өчен Татарстанга килде. Мөфти хәзрәтләре белән бүгенге очрашу вакытында исә сүз ислам мәгарифе программаларын үстерү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында барды. Татарстан мөселманнары башлыгы кунакларга ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Татарстанда эшләп килүче югары ислам уку йортларында - Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясендә тупланган интеллектуаль тәҗрибә турында сөйләде. Моннан тыш, Камил хәзрәт Россия һәм Сүриянең мөселман фәнни-дини җәмәмгатьчелекләре арасындагы хезмәттәшлекне көчәйтүгә өметен дә белдерде һәм бу эшне үз дәрәҗәләрнедә көчтән килгәнчә башларга тәкъдим итте. Дөньяда иң бай китапханәләренең берсенә һәм борынгы кулъязмаларны цифрлаштырып күләмле фонд булдырган Дамас университетының фәнни-дини эшләнмәләре  Татарстан һәм Россия өммәте өчен бик файдалы булыр иде, дип искәртте хәзрәт. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния Нәзарәтенең голамәләр шурасы рәисе булып тора.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы