Татарстанның мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина "Тынычлык культурасын билгеләүдә хатын-кызның роле: киләчәк буын өчен уңай даирә булдыру" дип исемләнгән халыкара конференциядә катнашты. Форум Витебскида узды һәм Дөньякүләм тынычлык өчен хатын-кызлар Федерациясе, Белоруссия тынычлык фонды һәм Япония хатын-кызлар Федерациясе тарафыннан оештырылды.
Конференция мәйданчыгында Наилә ханым катнашучыларны ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара аңлашуны формалаштыруга юнәлтелгән гаилә һәм ислам кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук ТР Мөслимәләр берлегенең җәмгыятьнең хатын-кызлар арасында ана ролен көчәйтү буенча эшчәнлеге һәм татар мөселман хатын-кызларының үсеп килүче буын арасында әхлакый нигезләрне формалаштыруда актив гражданлык позициясе турында сөйләде.