Бүген, Мөхәррәм аеның 9-нчы көнендә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашты. Казан шәһәренең 88нче мәктәбендә урнашкан 280нче сайлау участогында Камил хәзрәт беренчеләрдән булып үзенең гражданлык бурычын үтәде. Ул тәкъдим ителгән кандидатлардан бер шәхескә үзенең тавышын бирде.
- Бу сайлаулар республикабыз һәм өммәтебез өчен тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булып әйләнсен иде, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылам, - дип билгеләде ул.