Галиев мәчетендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы узды

09 сентябрь 2019 ел 10:08
Галиев мәчетендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы узды

Бүген, Мөхәррәм аеның 10-нчы көнендә, Галиев мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казыйлар шурасының чираттагы утырышы узды. Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә узган әлеге утырышта барлык мөхтәсибәтләрдә халыктан кабул ителгән мөрәҗәгатьләр каралды. Әйтик, казыйлар тарафыннан гаилә-никах мөнәсәбәтләре, бизнеска кагылышлы бәхәсләр, милек бүлү һәм мирас мәсьәләләре буенча кайбер карарлар кабул ителде. Утырышның икенче өлешне гражданнарны кабул итү форматында узды.

Бүгенге көндә казыйлар карары Татарстанның барлык мөэмин мөселманнары өчен үтәү өчен мәҗбүри булган абруйлы сүз булып тора. 2018 елда Казыйлар шурасы тарафыннан халыктан кабул ителгән барлыгы 500-дән артык мөрәҗәгать каралды. Моннан тыш, гаилә мөнәсәбәтләрен саклап калу һәм икътисади элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча тагын 900-дән артык консультацияне казыйлар телефон элемтәсе аша бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы