Татарстанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында спорт чаралары уздырыла

09 сентябрь 2019 ел 10:10
Татарстанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында спорт чаралары уздырыла

Татарстанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы дәвам итә. Әлеге айлык кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте республика мөхтәсибәтләре белән берлектә экстремизм һәм терроризмны профилактикалауга багышланган спорт чаралары оештыра. Аларның күпчелеге бу атнага билгеләнгән.

Мисал өчен, иртәгә, 10 сентябрьдә, Казанда мөселман һәм православие яшьләренең катнаш командалары арасында волейбол буенча дусларча матч була. Очрашу ел саен үткәрелә торган күркәм гадәткә әверелде. Чара башкаланың “Ярдәм” мәчете территориясендәге спорт мәйданчыгында узачак. Командалар катнаш булачак – төрле конфессия вәкилләреннән торачак. Матч ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Рус проваславие чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән берлектә оештырыла. Башлана 18.30-да. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланачак.

Чараны яктырту өчен массакүләм чаралары вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен телефон: 8904 768 75 84.

Моннан тыш, республика мөхтәсибәтләрендә «Ислам террорга каршы» дип исемләнгән велойөрешләр уздыру планлаштырыла. 11 сентябрь көнне велойөреш Аксубайда, 13 сентябрьдә Азнакайда, 22 сентябрьдә Яр Чаллыда оештырылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы