Татарстан мөхтәсибәтләрендә хаҗилар белән очрашулар уза

09 сентябрь 2019 ел 10:09
Татарстан мөхтәсибәтләрендә хаҗилар белән очрашулар уза

Хаҗ сезоны тәмамлану уңаеннан Татарстан мөхтәсибәтләрендә республика хаҗилары белән очрашулар үткәрелә. Мәҗлесләр хаҗны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстандагы рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” вәкилләре, имам-мөхтәсибләр, хаҗиларның төркем җитәкчеләре катнашында уза. Очрашуларда киләчәктә хаҗ кылырга ниятләүче һәм дин кардәшләренең хис-кичерешләре белән кызыксынган мөселманнар да катнаша.

Бу көннәрдә “Хаҗ турында хатирәләр” дип исемләнгән шундый очрашулар Балтач, Кукмара һәм Чистай мөхтәсибәтләрендә оештырылды. Чистайдагы очрашу Мөхәррәм аеның 7-нче көнендә “Әниләр” мәчетендә узды. Чарада “ДУМ РТ Хаҗ” генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитов сәламләү сүзләре һәм вәгазь белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул бу изге эшне оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде, шулай ук мөселман өчен хаҗ кылуның мөһимлеге турында сөйләде. Алга таба Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов чистайлылар өчен хаҗ кылуны оештыруга булышлык күрсәткән шәһәрлеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Чыгышлардан соң хаҗилар бәйрәм өстәле артында изге сәфәрдән алынган хис-кичерешләре белән уртаклашты. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы