Хаҗ сезоны тәмамлану уңаеннан Татарстан мөхтәсибәтләрендә республика хаҗилары белән очрашулар үткәрелә. Мәҗлесләр хаҗны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстандагы рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” вәкилләре, имам-мөхтәсибләр, хаҗиларның төркем җитәкчеләре катнашында уза. Очрашуларда киләчәктә хаҗ кылырга ниятләүче һәм дин кардәшләренең хис-кичерешләре белән кызыксынган мөселманнар да катнаша.
Бу көннәрдә “Хаҗ турында хатирәләр” дип исемләнгән шундый очрашулар Балтач, Кукмара һәм Чистай мөхтәсибәтләрендә оештырылды. Чистайдагы очрашу Мөхәррәм аеның 7-нче көнендә “Әниләр” мәчетендә узды. Чарада “ДУМ РТ Хаҗ” генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитов сәламләү сүзләре һәм вәгазь белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул бу изге эшне оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде, шулай ук мөселман өчен хаҗ кылуның мөһимлеге турында сөйләде. Алга таба Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов чистайлылар өчен хаҗ кылуны оештыруга булышлык күрсәткән шәһәрлеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
Чыгышлардан соң хаҗилар бәйрәм өстәле артында изге сәфәрдән алынган хис-кичерешләре белән уртаклашты.