Бүген, Мөхәррәм аеның 11-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч районында урнашкан 3нче номерлы төзәтү колониясендә булып китте. Аны биредә колония начальнигы Александр Мелешенко каршы алды, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе начальнигының ярдәмчесе Рафаэль Дәүлеев һәм мөфтинең киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов озата килде.
Пановка бистәсендә эшләүче колониягә мөфтинең беренче килүе түгел - Камил хәзрәт Татарстандагы һәр төзәтү учреждениясендә ел саен булып китә. Аның белән бүгенге очрашуда исә якынча 70-ләп мөселман динендәге тоткын катнашты. Алар барысы да биредә эшләүче мәчеткә һәрдаим килеп йөри. Мәчеттә махсус әзерлекле имам хезмәт итә.
Камил хәзрәт тоткыннарга Коръәннең кайбер аятьләрен тәфсирләп бирде, мәгънәләрен аңлатты, вәгазь сөйләде. Җәзаларны үтәүчеләр үз чиратында мөселманнар башлыгына сораулар бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырмады.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.