Татарстанда гошер сәдакасы җыю һәм мохтаҗаларны азык-төлек белән тәэмин итү буенча традицион кампания башланып китте. Бүген, Мөхәррәм аеның 11-нче көнендә, мохтаҗларның беренчеләренә – Ленинград блокадникларына, күпбалалы гаиләләргә, ялгыз аналарга, өлкәннәргә, авыру балаларны тәрбияләүче гаиләләргә, ятимнәргә, инвалидларга – ике тонна яшелчә (бәрәңге, кабак, кәбестә, суган һ.б.) таратылды инде. Яшеләчәләр Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондына Балык Бистәсе мөхтәсибәте тарафыннан тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, 28 сентябрьне Диния Нәзарәте Татарстанда Гошер көне итеп игълан итте. Аннан алда гошер сәдакасын җыю кампаниясе килә. Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына теләгән һәркем районнарындагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшыра ала. Мөселманнардан актив рәвештә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә. Соңыннан җыелган сәдакалар оешкан төстә мохтаҗларга тапшырыла. Беренчеләрдән булып быел гошерне Татарстанның Балык Бистәсендә һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә җыйдылар.
Шунысын билгеләп узарга кирәк: 2018 елда республика халкының бу социаль акциядә гаять актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыгы 600 тонна гошер җыелды һәм мохтаҗларга таратылды.
Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә ки, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, Кәлам шәрифтә әйтелгәнчә, гошер (уннан берен) бирергә тиеш. Шунысы күркәм, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге хәйрия җыелмалары республика мөселманнары тормышына кайта башлады.