Кичә, Мөхәррәм аеның 11-нче көнендә, Казанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында мөселман һәм православие яшьләренең катнаш командалары арасында волейбол буенча дусларча матч уздырылды. Очрашу башкаланың «Ярдәм» мәчете территориясендәге спорт мәйданчыгында үтте. Матч ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Рус проваславие чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән берлектә оештырылды. Уенда катнаш командалар катнашты, ягъни мөселман һәм православие диннәре вәкилләре берәр командага берләшеп уйнады. Аларга “Дуслык” һәм “Дружба” исемнәре бирелде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге төр очрашулар ел саен үткәрелә торган күркәм гадәткә әверелде. Шул рәвешле, егетләр үзләренең сәламәтлекләрен генә түгел, конфессияара мөнәсәбәтләрне дә ныгыта. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге баш белгече Данис Баһаветдинов билгеләп узганча, төрле конфессия вәкилләре арасында футбол, волейбол матчлары даими уздырылып килә. «Әлеге очрашулар яшьләр өчен дуслашу һәм аралашу мәйданчыгы булып хезмәт итә. Киләчәктә дә бу традицияне дәвам иттерергә ниятлибез», – диде ул. «Бу төр спорт чаралары безне берләштерә. Без бер-беребезгә карата бик яхшы мөнәсәбәттә, үзара ярдәмләшеп яшибез. Спорт чаралары гына түгел, уртак өмәләр дә оештырабыз», – диде православие дине вәкиле Иван Шаповалов.
Уеннан соң яшьләр «Ярдәм» мәчетендә әзерләнгән чәй өстәленә җыелды.
Волейбол матчы «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында оештырыла торган спорт чараларына старт бирде. Әйтик, республика мөхтәсибәтләрендә «Ислам террорга каршы» дип исемләнгән велойөрешләр уздыру планлаштырыла. Бүген, 11 сентябрь көнне, экстремизм һәм терроризмны профилактикалауга багышланган велойөреш Аксубайда, 13 сентябрьдә Азнакайда, 22 сентябрьдә Яр Чаллыда оештырылачак.