Мөселман һәм православие яшьләре катнаш командалары арасында волейбол буенча дусларча матч узды

11 сентябрь 2019 ел 10:50
Мөселман һәм православие яшьләре катнаш командалары арасында волейбол буенча дусларча матч узды

Кичә, Мөхәррәм аеның 11-нче көнендә, Казанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында мөселман һәм православие яшьләренең катнаш командалары арасында волейбол буенча дусларча матч уздырылды. Очрашу башкаланың «Ярдәм» мәчете территориясендәге спорт мәйданчыгында үтте.  Матч ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Рус проваславие чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән берлектә оештырылды. Уенда катнаш командалар катнашты, ягъни мөселман һәм православие диннәре вәкилләре берәр командага берләшеп уйнады. Аларга “Дуслык” һәм “Дружба” исемнәре бирелде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге төр очрашулар ел саен үткәрелә торган күркәм гадәткә әверелде. Шул рәвешле, егетләр үзләренең сәламәтлекләрен генә түгел, конфессияара мөнәсәбәтләрне дә ныгыта. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге баш белгече Данис Баһаветдинов билгеләп узганча, төрле конфессия вәкилләре арасында футбол, волейбол матчлары даими уздырылып килә. «Әлеге очрашулар яшьләр өчен дуслашу һәм аралашу мәйданчыгы булып хезмәт итә. Киләчәктә дә бу традицияне дәвам иттерергә ниятлибез», – диде ул. «Бу төр спорт чаралары безне берләштерә. Без бер-беребезгә карата бик яхшы мөнәсәбәттә, үзара ярдәмләшеп яшибез. Спорт чаралары гына түгел, уртак  өмәләр дә оештырабыз», – диде православие дине вәкиле Иван Шаповалов.  

Уеннан соң яшьләр «Ярдәм» мәчетендә әзерләнгән чәй өстәленә җыелды.

Волейбол матчы «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында оештырыла торган спорт чараларына старт бирде. Әйтик, республика мөхтәсибәтләрендә «Ислам террорга каршы» дип исемләнгән велойөрешләр уздыру планлаштырыла. Бүген, 11 сентябрь көнне, экстремизм һәм терроризмны профилактикалауга багышланган велойөреш Аксубайда, 13 сентябрьдә Азнакайда, 22 сентябрьдә Яр Чаллыда оештырылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы