Камил хәзрәт Сәмигуллин. "Кыйссаларда гыйбрәт бар...". Икенче кыйсса. “Нух галәйһиссәлам”

11 сентябрь 2019 ел 12:25
Камил хәзрәт Сәмигуллин. "Кыйссаларда гыйбрәт бар...". Икенче кыйсса. “Нух галәйһиссәлам”

Мөхтәрәм укучылар, кадерле дин кардәшләр!

Сезнең игътибарыгызга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа мәкаләләре циклын бастыра башладык. Мәкаләләр «Кыйссаларда гыйбрәт бар...» дигән исем астында чыгып, Изге Коръән сюжетларыннан, шулай ук бөек пәйгамбәрләребез һәм күренекле дин кардәшләребезнең гаҗәеп тормыш юлыннан алынган, барлык мөселманнар өчен дә гыйбрәтле булган кыйссалардан гыйбарәт. Бу шәхесләрнең Аллаһы Тәгаләгә ярату белән сугарылган һәм Аңа ихластан хезмәт итүгә багышланган тормышларыннан алынган мисаллар фикерли белгән һәркемне уйланырга мәҗбүр итәчәк... Рәхим итеп укыгыз!

Кыйссаларда гыйбрәт бар...

Беренче кыйсса. “Йосыф галәйһиссәлам”

Икенче кыйсса. “Нух галәйһиссәлам”

Нух галәйһиссәлам кешелекнең икенче атасы дип санала. Ул әдәп-әхлакны югалткан халыкка пәйгамбәр итеп җибәрелә. Нух галәйһиссәламнең халкы потларга табына, кешеләргә явызлыклар эшли һәм иң авыр гөнаһларны кыла. Әлеге җәмгыятьнең әдәпсезлегенә карамастан, Нух галәйһиссәлам бала чактан хак юлдан бара, бер Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла. Нух галәйһиссәлам су сибү, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, көтүче, балта остасы һәм төзүче була.

Нух галәйһиссәламгә илле яшь тулгач, Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирә һәм ул тугыз йөз илле ел дәвамында пәйгамбәрлек кыла.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:

وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا نُوحًا إِلَىٰ قَوْمِهِ فَلَبِثَ فِيهِمْ أَلْفَ سَنَةٍ إِلَّا خَمْسِينَ عَامًا فَأَخَذَهُمُ الطُّوفَانُ وَهُمْ ظَالِمُونَ

 “Без Нухны үз кавеменә җибәрдек, ул илле елдан тыш мең ел алар арасында булды. Алар залим кешеләр булдылар, һәм туфан аларны тотты” (Әл-Ганкәбүүт 29:14)

Асылда, кешелек яшәешенең беренче чорында, потларга табыну булмаган. Ул вакытта бер илаһка гыйбадәт кылу таралыш ала, әмма вакытлар узу белән дингә инану бозыла. Һәм Нух галәйһиссәламнең халкы арасында ул киң тарала.

Кайчандыр бу халыктан биш кеше чыккан: Вадд, Сува, Йагус, Йаук һәм Насыр, алар үзләренең тәкъвалыклары белән билгеле булалар. Риваятьләр буенча, әлеге биш кеше Идрис галәйһиссәлам сәхабәләре булганнар. Аларның бер-бер артлы вафат булулары халыкка зур кайгы китерә. Һәм алар турында истәлекне саклап калу өчен, кардәшләре бу кешеләрнең сыннарын ясый башлый. Кешеләр вакытлар узган саен әлеге сыннар янына йөри башлый һәм хак кешеләрдән ишеткән нәсыйхәтләрне бер-берсенә сөйлиләр.

Әмма берничә буын алышынгач, кешеләр әлеге сыннар ни өчен ясалганлыкны оныталар һәм аны Аллаһка ширек кыла башлыйлар. Вакытлар узгач, сыннарга табыну әлеге халыкның рәсми диненә әверелә. Ялган дин киң таралыш алгач, Аллаһы Тәгалә кешеләргә Нух галәйһиссәламне җибәрә. Коръәндә болай диелә:

إِنَّا أَرْسَلْنَا نُوحًا إِلَىٰ قَوْمِهِ أَنْ أَنذِرْ قَوْمَكَ مِن قَبْلِ أَن يَأْتِيَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

“Һичшиксез, Без: “Тилмерткеч газап аларга килгәнче, кавемеңне кисәт!” – дип, Нухны кавеменә җибәрдек” (Нух 71:1).

Үзсүзле һәм дингә ышанмаучы халык

Нух галәйһиссәламнең көрәшенә һәм берничә гасырлар дәвамында дингә чакыруына карамастан, аның халкы кяферлектә нык торуын дәвам итә. Аның халкы бик тә үзсүзле була. Берничә кешене санамаганда, аларның берсе дә хак юлга басмый. Нух галәйһиссәлам үз халкын ун гасырга якын дингә чакыра, ягъни бу вакыт эчендә кешеләр генә түгел, хәтта ташлар яки агачлар да иман китерә алган булыр иде. Әмма озак вакыт дәгъвәт алып баруга да карамастан, бу халыкның нибары берничә дистәсе генә иман китерә. Мөфәссирләрнең аңлатма бирүләренә караганда, Нух галәйһиссәлам халкыннан бары сиксән кеше генә динне кабул итә. Кайбер мөфәссирләр исә, Нух галәйһиссәламнең чакыруы белән сигез кеше генә Аллаһыга инанган дип саный.

Кире кагып кына чикләнмичә, кешеләр Нух галәйһиссәламнең дошманнарына әвереләләр, аның тырышлыкларына һәм дәгъват эше алып баруына каршы киләләр. Бу хакта Коръәндә болай диелә:

كَذَّبَتْ قَبْلَهُمْ قَوْمُ نُوحٍ فَكَذَّبُوا عَبْدَنَا وَقَالُوا مَجْنُونٌ وَازْدُجِرَ

“Алардан алда Нухның кавеме дә ялган дип санаган иде. Алар Безнең колыбызны ялганчы дип санадылар һәм: “Бер тиле!” – диделәр. Ул туктатылды” (“Әл-Камәр” 54:9).

Башка бер аятьтә әйтелә:

قَالُوا لَئِن لَّمْ تَنتَهِ يَا نُوحُ لَتَكُونَنَّ مِنَ الْمَرْجُومِينَ

“Әйттеләр: “И Нух! Әгәр дә ваз кичмәсәң, таш атылганнардан булырсың” (Әш-Шүгәра 26:116).

Әмма Нух галәйһиссәлам аларның янауларына бер дә игътибар итми. Бу басым һәм янаулар аның рухын сындырмый, ихтыяр көчен бетерми, ул кешеләргә Аллаһы Тәгаләдән алынган ачышны җиткерергә омтыла. Ул халыкны дингә чакырып өйдән өйгә йөри. Ишек аша сорыйлар:

– Кем бар?

– Бу – Нух. Аллаһыдан башка бүтән хак Илаһ булмаганга, һәм мин – Аның илчесе булуына иман китерегез.

Бу сүзләрне ишеткәч, күп илаһка ышанучылар ачуланып ишек ачканнар, аны мыскыллаганнар. Әмма, моңа да карамастан, Нух галәйһиссәлам йорттан йортка йөрүне дәвам итә, кулын төшерми, үзенең эшен дәвам итә.

Потларга табынучылар Нух галәйһиссәламнең үз дәгъватыннан кире кайтмавын күрәләр, һәм аңа ташлар аталар. Ташлар шулкадәр күп була ки, хәтта зур булмаган калкулык барлыкка килә, һәм Нух галәйһиссәлам әлеге ташлар астында кала. Күп илаһка табынучылар “Мөгаен, ул үлгәндер. Ниһаять, без аннан котылдык” дип уйлап, өйләренә таралышалар.

Әмма Аллаһы теләмәсә, кеше кемне дә булса үтерә аламыни? Берникадәр вакыт узганнан соң, Нух галәйһиссәлам аңына килә, ташлар өеменнән чыга һәм үзенең дәгъват эшен тагын йорттан йортка йөрүне дәвам итә. Шулай итеп Нух галәйһиссәлам ару-талуны белмичә күп гасырлар дәвамында кешеләрне иманга һәм дингә чакыра. Кайвакыт күңеле төшеп ул Аллаһка ялвара: “И Раббым! Һичшиксез, мин көне-төне кавемемне дәгъвәт кылдым. Әмма минем дәгъватым аларның ачуларын гына арттырды. Дәгъвәт иткән саен, алар колакларын капладыр, киемнәренә төренделәр, үҗәтлек күрсәттеләр һәм, масаеп, тәкәбберләнделәр”.

Ләкин Нух галәйһиссәлам ышанган ки: аның халкы иман китермәсә дә, башка буын вәкилләре иман китерерләр. Әмма яңа буын вәкилләре тагын да ныграк мөнафикълык һәм дингә ышанмаучанлык күрсәтә. Алар кире кагу юлыннан баралар һәм потларга табынуны дәвам итәләр. Берничә гасыр дәвамында исламны аңлатуына һәм халыкны иманга чакыруына карамастан, Нух галәйһиссәлам үз халкында иман билгеләрен һәм күңелләре йомшаруны күрми, Аллаһыга ярдәм сорап дога кыла. Кавем халкы исә “Әгәр син дөресен сөйлисең икән, безгә Илаһыңның нәрсә белән янавың турында әйт”, ди. Нух әйтә: “Теләсә, аны сезгә Аллаһы кына китерә ала. Ул – Раббыгыз. Һәм Аңа гына кайтарылачаксыз”.

Аллаһы Тәгалә бу кавемнең тәккәберлеге өчен җәзалар җибәреп тора: берничә ел рәттән корылык булып, аларның барлык мал-мөлкәте, терлекләре һәлак була, бакчалары кибә, туучылар саны кисәк кими. Алар мохтаҗлык кичерәләр һәм ярлылыкта яши башлыйлар. Һәм барыбер иман китермиләр, буйсынмаучанлыкларын тагын да арттыралар. Хәтта Нух галәйһиссәламне үтерү белән куркыталар.

Нух галәйһиссәлам көймә төзү эшенә керешә

Нух галәйһиссәлам үз кавеменең иман китермәячәген аңлый. Шул чакта ул кулларын күккә күтәрә һәм үзенең дога кылу хокукын файдалана. Ул моңа кадәр килгәннәрнең берсе дә кылмаган дога кыла. Ул бәддога кыла, җирдәге кяферләрнең барысын да юкка чыгаруны сорый. Коръәндә болай диелә:

وَقَالَ نُوحٌ رَّبِّ لَا تَذَرْ عَلَى الْأَرْضِ مِنَ الْكَافِرِينَ دَيَّارًا.

إِنَّكَ إِن تَذَرْهُمْ يُضِلُّوا عِبَادَكَ وَلَا يَلِدُوا إِلَّا فَاجِرًا كَفَّارًا

 “Нух әйтте: “И Раббым! Җир йөзендә кяферләрдән яшәү урыннарында беркемне дә исән калдырма! Чөнки Син аларны калдырсаң, Синең колларыңны адаштырырлар. Алар кяфер һәм гөнаһлы кешеләрдән башка беркемне дә тудырмаслар” (Нух 71:26-27).

Аллаһы Тәгалә бу доганы кабул итә, кяферләрнең юкка чыгуын тели, һәм Нух галәйһиссәламгә кирәкле күрсәтмәләр бирә:

وَاصْنَعِ الْفُلْكَ بِأَعْيُنِنَا وَوَحْيِنَا وَلَا تُخَاطِبْنِي فِي الَّذِينَ ظَلَمُوا ۚ إِنَّهُم مُّغْرَقُونَ

 “Безнең саклавыбыз белән һәм вәхиебез белән көймә яса. Золым кылган кешеләр өчен исә Миннән сорама. Һичшиксез, алар суга батырылачаклар” (Һуд 11:37).

Шулай итеп, Нух галәйһиссәлам, иман әһелләре белән бергә, көймә төзү эшенә керешә. Әлбәттә, Нух галәйһиссәлам көймәне ничек төзергә кирәк икәнлеген белми. Аны Аллаһы Тәгалә Җәбраил галәйһиссәлам аша өйрәтә.

Ул вакытта агачлар бик күп булган, чөнки әйләнә-тирәдә зур һәм биек урман үскән. Нух галәйһиссәлам урманга киткән һәм көймә төзү өчен агачлар кисә башлаган. Нух галәйһиссәлам киселгән агачларны ботаклардан һәм кайрылардан чистарткан, һәм әлеге көймәне җыярга керешкән. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән Нух галәйһиссәлам көймәнең тышкы ягын юка такталар белән тышлый. Аннары көймәнең эчен һәм тышын яхшылап сумала белән эшкәртә.

Көймәнең зурлыгы: киңлеккә илле аршын, озынлыкка өч йөз аршын һәм биеклеккә утыз аршын. Көймә өч катлы була. Иң аскы катта хайваннар, уртадагы катта кешеләр, ә иң өске катта кошлар була. Нух галәйһиссәлам көймә төзелешенә бар көчен һәм вакытын бирә. Халкын үгетләүдән туктый, әмма халык үзе аны тынычлыкта калдырмый, мыскыллы караш белән болай дигәннәр:

– И Нух! Сиңа ни булды? Хәзердән син безнең белән сөйләшмисең һәм Раббыңның әмерләрен аңлатмыйсың. Син урманда агачлар кисәсең һәм кораб төзисең. Синең өчен хәзер пәйгамбәрлек вазифасы авыр була башлады, һәм син хәзер балта остасы булдыңмы?

Кайберәүләр аңа болай дип әйткәннәр: “Кем инде корабны тау башында төзи? Корабны яр буенда төзиләр. Мөгаен, ул акылдан шашкандыр”. Ахыр чиктә, Нухны мыскыллап, алар көймәгә килеп үз хаҗәтләрен үтиләр.

Әмма Аллаһы тарафыннан әлеге кавемгә бирелгән вакыт кимегәннән-кими барган, һәм җәза мизгелләре тагын да якынлашкан.

Көймә бик тиз төзелә. Мөэмин-мөселманнарны мыскыллаган әлеге имансыз халыкка Аллаһы Тәгалә авырулар җибәрә, аларның тәннәрендә җәрәхәтләр һәм яралар барлыкка килә. Табиблар һәм дәвалаучылар әлеге авырудан дару таба алмыйлар, нинди генә дару кулланып карасалар да, ул шифа китерми. Әлеге яра һәм җәрәхәтләрдән бердәнбер дәва булып кешеләр үзләре көймәне пычраткан нәҗес торган.

Галәмәт хәл! Әлеге бозык халык өчен Аллаһы Тәгалә көймәне үзенчәлекле аптека итә, алар барысы да әлеге көймәгә барырга омтылалар. Алар үзләренең яраларын үз нәҗесләренә сөртәләр, шулай итеп көймәне яхшылап чистарталар.

Су басу

Көймәне төзү төгәлләнгәч, Аллаһы Тәгаләдән әмер килә:

... قُلْنَا احْمِلْ فِيهَا مِن كُلٍّ زَوْجَيْنِ اثْنَيْنِ وَأَهْلَكَ إِلَّا مَن سَبَقَ عَلَيْهِ الْقَوْلُ وَمَنْ آمَنَ ...

“Әмеребез килгәч һәм тандыр кайнап чыккач, Без: “Һәрбереннән икешәрне һәм, сиңа каршы сүз әйтелгәннәрдән тыш, гаиләңне һәм иман китергән кешеләрне керт”, – дидек. Аның белән исә бик аз гына кеше иман китерде” (Һуд 11:40).

Әлеге әмер дә үтәлеп бетә, көймәгә утырту төгәлләнә. Билгеләнгән сәгать җиткәч, җирдән сулар бәреп чыга, шулай ук күктән көчле яңгырлар ява. Моңа кадәр күрелмәгән коточкыч көчле яңгырлар яуганда күк капусы ачылган кебек була. Бар җирдә чишмәләр бәреп чыга. Җир һәм күк сулары бергә кушылалар, су бик нык күтәрелә башлый.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

فَفَتَحْنَا أَبْوَابَ السَّمَاءِ بِمَاءٍ مُّنْهَمِرٍ.

وَفَجَّرْنَا الْأَرْضَ عُيُونًا فَالْتَقَى الْمَاءُ عَلَىٰ أَمْرٍ قَدْ قُدِرَ

 “Без күкнең су коелган капкаларын ачтык. Җирне ярып, аннан чишмәләр аттырдык, шулай итеп сулар тәкъдир ителгән бер эш өчен кушылдылар” (Әл-Камәр 54:11-12).

Су биеклеге тау очына җитә, күпләгән таулар су астында кала. Бер риваять нигезендә, су тирәнлеге иң биек таудан сиксән миль биеклеккә югары күтәрелә. Шулай итеп, әлеге су басу бөтен дөнья буенча булган, хәтта бер уч та коры җир калмый.

Нух галәйһиссәламнең дүрт малаеның өчесе – Хам, Сам һәм Йәфис үз әтисенә иман китерә һәм алар белән көймәгә керә. Әмма дүртенче улы – Кенан (Ям) иман китерми. Нух галәйһиссәлам мөэминнәр белән көймәгә кергәч, Кенан читтә калган. Нух галәйһиссәлам аны чакыра:

يَا بُنَيَّ ارْكَب مَّعَنَا وَلَا تَكُن مَّعَ الْكَافِرِينَ

“Ул таулар кебек дулкыннар эчендә алар белән кузгалып киткәч, Нух аерым бер җирдә булган улына: “И улым! Безнең белән бергә утыр, кяферләр белән бергә булма”, – дип эндәште” (Һуд 11:42).

Ул үз улына корабка керергә куша. Бу әти кешенең һәм пәйгамбәрнең үтенече була, чөнки ул соңыннан ни буласын яхшы аңлаган. Көймәгә менүчеләрдән тыш, бар халык та батып үләчәк, ә ахирәттә алар мәңгелек Җәһәннәмдә яначак. Шуңа күрә хәтта иң соңгы мизгелдә дә Нух галәйһиссәлам үзенең имансыз улын дингә чакыра һәм корабка керергә тәкъдим итә. Әмма ул динсезлегендә нык тора һәм тәкъдимне кире кага. Ул бер коры җирдә калып котылып булыр дип уйлый. Әмма су басу алты ай дәвам итә. Мөэминнәр Рәҗәб аеның унынчы көнендә көймәгә керәләр, алар алты ай йөзәләр, һәм Мөхәррәм аеның унынчы көнендә (Гашүрә көнендә) су кими башлый, һәм көймә Җүди тавында туктап кала.

Әлеге су басу Нух галәйһиссәламнең догасы сәбәпле барлыкка килә. Әмма әлеге халык үзе дә җәзага лаек була, чөнки алар мең елга якын чакыруларны һәм нәсыйхәтләрне кабул итмиләр, алар динсезлектә үзсүзле булуларын дәвам итәләр, пәйгамбәрләренә төрле авырлыклар китерәләр.

Су басудан көймәгә кереп исән калган кешеләр саны буенча төрле риваятьләр бар. Шуларның берсе буенча, көймәгә кырык ир-ат һәм кырык хатын-кыз, ягъни сиксән кеше кергән. Башка риваять буенча, көймәдә бары сигез кеше булган. Алар Нух галәйһиссәламгә иман китергәннәр һәм хак динне кабул иткәннәр, аннары су басуны кичереп, иминлеккә ирешкәннәр. Шулай итеп, кешеләрнең яңа буыны Нух галәйһиссәлам өммәтеннән килеп чыккан һәм җир шары буйлап таралган. Бер риваять буенча, кешеләрнең яңа буыны Нух галәйһиссәлам улларыннан килеп чыккан:

Самнан – гарәпләр, фарсылар, византиялеләр.

Хамнан – индуслар, эфиоплар, суданлылар һәм Африкада яшәүче башка халыклар.

Йәфистан – төрекләр, бәрбәрләр һәм Азиядә яшәүче башка халыклар.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:

وَنَجَّيْنَاهُ وَأَهْلَهُ مِنَ الْكَرْبِ الْعَظِيمِ.

وَجَعَلْنَا ذُرِّيَّتَهُ هُمُ الْبَاقِينَ

“Аны да, гаиләсен дә олы хәсрәттән коткарган идек.

Без аның нәселен калучылардан иттек” (Саффат 37:76-77).

Әлеге аятьне укып, Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм сакланган буыннар турында Хам, Сам, Йәфисны күздә тотуы хәбәр ителә.

Раббыбыз бер аятьтә болай ди:

وَلَقَد تَّرَكْنَاهَا آيَةً فَهَلْ مِن مُّدَّكِرٍ.

فَكَيْفَ كَانَ عَذَابِي وَنُذُرِ

Мәгънәсе: “Без аны (ул көймәнең истәлеген бик озак вакыт) бер билге буларак калдырдык, ләкин үгет алучылар бармы? Минем газабым һәм кисәтүләрем нинди булды соң!” (Әл-Камәр, 15-16 аятьләр)

“Без аны бер билге буларак калдырдык” дигән сүзләр шушы су басуның эзләре калачагын һәм кешеләргә аннан гыйбрәт алырга кирәклеген кисәтеп куя.  Шуңа бу аятьтә су басуны өйрәнү өчен археологик эзләнүләр алып барылырга тиешлеге хакында да әйтелә. Аның төгәл датасы безгә билгеле булмаса да, сөекле Пәйгамбәребезнең (салаллаһү галейһи вә сәлам) хәдисләрнең берсендә болай әйтелә:

“Адәм галәйһисәлам белән Нух галәйһисәлам арасында ун кам (буын, гасыр, чор) үткән”.

Археологик казынулар вакытында табылган изге язмаларда су басуга кадәр ун патша булганы һәм афәт аларның унынчысы вакытында килгәне хәбәр ителә. Ислам тарихчылары фикеренчә, Җизрә су басудан соң нигез салынган икенче шәһәр булып тора. Кайсыбер тарихи хезмәтләрдә Җүди тавында Нух галәйһисәлам мәчет салганы турында сөйләнә,  имам Харави исә бу тауда Нух галәйһисәламнең йорты булган, дип яза. Хәзерге вакытта Җизрәдә (бүгенге Төркиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан Ширнак) Нух галәйһисәламнең кабере урнашкан, дип билгеләүчеләр дә бар.

Анатолиянең иң борынгы кавеме - Гутилер халкының изге язмаларында (алар хәзер Лондон музеенда саклана) Нух галәйһисәлам кабере Райат җирлегендә урнашкан дип күрсәтелә. Райат – Тигр елгасыннан алып Силопиягә кадәрге сузылган Җизрә үзәнлегендәге урын. Җүди тавы да шушында урнашкан.

Безнең эрага кадәр 250-нчы елларда яшәгән Бероссусу монахының су басу турындагы тагын да борынгырак чыганакларында Нух көймәсе Җүди тавына килеп терәлә һәм алдагы буын кешеләре аның сумала кисәкләреннән бөти ясап йөри дип күрсәтелгән.

1972 елда Җүди тавында сумалага охшаш матдә һәм такталар табыла. Анализлар нәтиҗәсендә бу матдә 50 мең еллык, ә такталар 6630 еллыклар дип билгеләнә.

Су басу турындагы барлык дәлил һәм тикшеренүләрне бергә туплап, аларны Коръәндә язылганнардан, хәдисләрдән һәм ислам галимнәре хезмәтләреннән чыгып өйрәнгән очракта тагын да төгәлрәк мәгълүматлар алып булыр иде.

Шаһитлек бирүче өммәт

Кыямәт көнендә кяферләр үзләренә кадәр килгән Аллаһ илчеләренең пәйгамбәрлекләрен инкарь итәчәкләр. Соңыннан пәйгамбәрләр, үзләренә йөкләнгән вазифаны үтәделәр дип шаһит итеп Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтен күрсәтәчәкләр.

Мисал өчен, бер хәдистә әйтелгәнчә, Кыямәт көнендә Нух галәйһиссәлам өммәте китереләчәк һәм Аллаһы алардан сораячак: “Син аларны минем динемә чакырдыңмы?” Нух галәйһиссәлам җавап бирәчәк: “Әйе, ий минем Раббым!” Аллаһы Тәгалә аның өммәтеннән сораячак: “Сезне Нух дингә чакырдымы?” Алар әйтәчәк: “Юк! Безгә пәйгамбәр һәм үгетләүче килмәде”. Аллаһы Тәгалә Нух галәйһиссәламнән сораячак: “Син әйткәннәрне кем дәлилли ала?” Нух галәйһиссәлам җавап бирә: “Мөхәммәд өммәте”.

Шулчакта бу кавем Коръәннең Нух галәйһиссәлам турындагы аятьләрен укып, шушы миссиягә шаһитлек бирүче өммәт булачак.

Дәвамы бар...

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы