Кичә, Мөхәррәм аеның 12-нче көнендә, Казанда ир-атлар өчен «I'MAN» проекты башланды. Кич белән Галиев мәчетендә беренче очрашу – проектта катнашучылар белән танышу узды. Бу яңа уникаль проект ир-атлар аудиториясенең күпсанлы сораулары буенча булдырылды. Беренче утырышка Ислам дине кысаларында шәхси һәм рухи яктан үсәргә әзер 50-гә якын кеше килде. Алар белән ачыктан-ачык сөйләшүгә имам Зәкәрия хәзрәт Тимганов чакырылган иде. Ул мөэмин мөселманнарның сыйфатлары турында сөйләде, үз-үзең өстендә эшләү өчен дөрес ният булдырырга киңәш итте. Беренче утырыш барышында егетләр Исламның хәзерге ир-ат тормышында булу дәрәҗәсе мәсьәләсен карадылар: мөселманның омтылышлары, номиналь һәм традицион Исламның аерымлыклары, югары дәрәҗәдә гыйбадәт кылу билгеләре, яхшы әхлак тәрбияләү, Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ үрнәге, үз-үзеңне танып белү һәм башкалар.
Искәртеп үтик: «I'MAN» проекты кысаларында ир-атлар өчен атна саен очрашулар, төрле практикалар, спорт күнекмәләре һәм лекцияләр уздырылачак. Очрашулар Казанның Галиев мәчетендә була. Күренекле хәзрәтләр проектта катнашучыларга көндәлек тормышның барлык өлкәләрен дә диярлек җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ Сөннәте турындагы белемнәрне киңәйтү, чын мөселманга хас әлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан котылу ысуллары турында сөйләнәчәк. Кеше физиологиясе, мотивация һәм башка өлкәләрдә һөнәри белгечләрнең чыгышлары да көтелә.