Бүген, Мөхәррәм аеның 14-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Кол Шәриф» мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы – Принц Кәрим Ага Хан IV-не каршы алды. Мәхтәрәм затны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һ.б.лар озата килде.
Дәрәҗәле кунакны республикада дини өлкәдәге вәзгыять һәм татар халкының ислам үсеше тарихы белән таныштырдылар, шулай ук “Кол Шәриф” мәчете һәм аның архитектура үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Принц Кәрим Ага Хан IV Татарстанга архитектура өлкәсендә халыкара Ага Хан премиясе җиңүчеләрен бүләкләү өчен килде. Бүләкләү тантанасы бу минутларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында башланып китте. Чарада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша.