Казанда билбау көрәше буенча Мәрҗани исемендәге халыкара турнир узды

14 сентябрь 2019 ел 15:25
Казанда билбау көрәше буенча Мәрҗани исемендәге халыкара турнир узды

Бүген, Мөхәррәм аеның 15нче көнендә, Казанда икекөнлек Мәрҗани исемендәге билбау көрәше буенча халыкара турнир узды. Ярышларның рәсми ачылышы һәм беренчел көрәшләр кичә "Ак барс" көрәш сараенда булды. Анда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде һәм җиңүчегә төп приз - "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми операторының программасы буенча хаҗга юллама бирелүе турында хәбәр итте. 

Бүген биредә ярымфинал һәм финал очрашулар нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеле булды. Көрәштә 7 авырылыктагы үлчәм категорияләрдә ир-атлар катнашты: 62кг, 68кг, 75кг, 82кг, 90кг, 100кг, 100кг-н артык. Диния Нәзарәтенең бүләге - "Стандарт" программасы буенча хаҗ юлламысына Габдылжалил Сулейманов ия булды. Бүләкне "ДУМ РТ Хаҗ" операторының җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов тапшырды.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мөхитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы булып тора. Алар гомум кабул ителгән кыйммәтләр кыйммәтләр һәм “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булуның актив гражданлык карашы буенча шәхесне формалаштыруга юнәлдерелгәннәр. Спорт чаралары һәм турнирлар оештыру буенча актив эш яшьләр арасында дини күрәлмаучанлык, сабырсызлык идеяләренә көрәштә бик нәтиҗәле булуын күрсәтте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Көчле мөселман Аллаһы каршында, көчсез мөселманга караганда, күркәмрәк һәм сөеклерәк, гәрчә аларның икесендә дә хәерлелек бар...” Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур спорт башлангычлары булып Мәрҗани исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча Республика турнирлары уздыру да тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана