Мөхәррәм аеның 16 көнендә «Экстремизмга– юк!» республикакүләм айлыгы кысаларында Татарстанда мөхтәсибәтләр арасында балык тоту спорты буенча Чемпионат узды. Ярышларда мөселман яшьләре - барлыгы 30-га якын кеше катнашты. Алар 10-н артык мөхтәсибәттән Азнакайда җыелды. Чемпионат нәтиҗәләре тотылган балыкның гомуми күләме буенча чыгарылды. Җиңүчеләр булып Азнакай һәм Ютазы мөхтәсибәтеннән килгән катнашучылар танылды. Аларга Кубоклар, Медальләр һәм истәлекле призлар тапшырылды.
Чемпионат ел саен мөселман яшьләре арасында актив яшәү рәвеше һәм спортны пропагандалау максатында оештырыла.