Кичә, Мөхәррәм аеның 17-нче көнендә, Казанда "Лекторий" проекты башланды. “Сак булыгыз: секталар” дигән темага беренче ачык лекция башкаланың иң җанлы урамы – Бауманда урнашкан “Түбәтәй” ресторанында узды.
Очрашу темасы очраклы рәвештә генә сайланмаган: бу көннәрдә Татарстанда традицион "Экстремизмга – юк!" республика айлыгы бара. Хәзерге вакытта барлык мөселманнарның да Ислам буенча төпле белемнәре юк. Динебез турында сай күзаллауга ия булганда, дин тотучылар арасында фетнә тудыручыларның корбанына әйләнү бик җиңел. Нәрсә ул экстремизм? Бүгенге заманда нинди экстремистик төркемнәр бар? Социаль челтәрләрдә фетнә таратучыларның ятьмәләренә ничек эләкмәскә? Бу һәм башка сорауларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре – мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбәрәков һәм РИУ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикхы буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд әл-Хәнәфи җавап бирде.
Очрашу башында катнашучылар күпләрне борчый торган мәсьәләне тикшерде: традицион Ислам нәрсә ул һәм ни өчен нәкъ менә аны сакларга кирәк?
Әхмәд хәзрәт сүзләренә караганда, үз вакытында өммәт эчендәге фикер каршылыклары турында Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ кисәткән. Хәзрәт Аллаһ Илчесенең ﷺ күпләргә билгеле хәдисен китерде:
– Минем өммәтем җитмеш өч төркемгә бүленер, җитмеш икесе җәһәннәмгә, берсе җәннәткә керер. Аннан сорадылар: "Җәннәткә керүчеләр кемнәр алар?" Пәйгамбәребез ﷺ җавап бирде: "Алар минем артымнан һәм минем сәхабәләрем юлыннан баручылар". Бу нәрсә дигән сүз? Әлеге сүзләре белән Аллаһ Илчесе ﷺ шуны аңлатты: Исламның асыл, дөрес юлы – ул Сөннәт юлы, ягъни традицион Ислам. Әгәр шушы юл белән барсагыз, ялгышмассыз. Сезнең гакыйдәгез Аллаһ Илчесенеке ﷺ белән бер булыр.
Катнашучылар шулай ук экстремистларның билгеләре һәм аларның ялган дини идеяләре мәсьәләсен дә карады. Булат хәзрәт Мөбәрәков экстремистик һәм радикаль агымнарның берсе мисалында аңлатма бирде: “Секта тарафдарлары абруйлы галимнәрнең фикерләрен кире кага, “үзләренең” галимнәре килгәнче Ислам турында күзаллау бозып күрсәтелгән булган, дип саный. Андый кешеләр Коръәнне һәм Сөннәтне “үзләренчә” аңлата, дини наданлыктан файдаланып, белемсезләрне бутый. Алар белән килешмәгән мөэмин мөселманнарны кяферләр дип атый".
Алга таба Әхмәд хәзрәт ни рәвешле секталарның корбанына әверелмәскә дигән сорауга җавап бирде:
- Барлык мөселманнар фикх мәсьәләләрендә - я мөҗтәһидләр, я мүкаллидләр. Өченчесе була алмый. Әгәр син мүкаллид икәнсең, кемгә иярүеңне сайла – сәләфләр чорындагы билгеле галимгәме яки торышы-урыны билгеле булмаган замандашкамы. Әңгәмәдәшләрегез иярә торган галимнәргә карагыз. Һәм традицион Ислам тарафдарлары булган ата-бабаларыбызның кемнәргә иярүенә игътибар итегез. Революциягә кадәрге татар мәдрәсәләренең барлык укыту программалары традицион, ортодоксаль Ислам дин галимнәренең хезмәтләренә нигезләнгән. Бу - объектив тарихи факт.
Лекторий ахырында катнашучылар остазларга башка темалар буенча да сорау бирү мөмкинлегеннән файдаланды. Аерым алганда, бер егет “Дәгъватның кайсы яхшырак: сүз беләнме, әллә эш беләнме?” дигән сорау бирде. Остазлар дәгъватның бу ике төре дә әһәмиятле дигән фикер әйтте. Сүздә яки эштә генә үрнәк булу мөмкин түгел. Әдәпне саклау да бик мөһим.
Искәртеп узыйк: “Лекторий”да катнашучыларны ай саен күренекле спикерлар катнашында кызыклы ачык лекцияләр һәм фикер алышулар көтә. Киләсе очрашу 2 октябрьдә 18.30-да була (урыны ачыклана). Анда Ислам кысаларында эволюция теориясе турында фикер алышу планлаштырыла.