Татарстан мөфтияте Беларусь мөселманнарына дини әдәбият партиясен бүләк итеп җибәрде

17 сентябрь 2019 ел 13:26
Татарстан мөфтияте Беларусь мөселманнарына дини әдәбият партиясен бүләк итеп җибәрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Беларусь Республикасы Мөселман дини берләшмәсенә “Хозур” нәшрияты китапларын җибәрде. Әлеге башлангыч Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча ТР МДН һәм БР МДБ арасындагы хезмәттәшлек кысаларында гамәлгә ашырылды. Шул рәвешле, Минск Җәмигъ мәчете китапханәсе фондына ислам нигезләре һәм Беларусь өчен традицион саналган хәнәфи мәзхәбе, фикх, гакыйдә, ислам тарихы буенча тулы бер китаплар партиясе бүләк итеп җибәрелде. Алар арасында – Коръәннең “Казан басмасы”, шулай ук мөфти Камил Сәмигуллинның “Ислам 75 дәрестә” (“Ислам в 75 уроках”), “Хәнәфи фикхына кереш” (“Введение в ханафитский фикх”), “Һәркем Коръән-хафиз була ала” (“Каждый может стать Коран-хафизом”), “Намазда Коръән укуга бәйле хаталар” (“Ошибки в намазе, связанные с чтением Куръана”), “Каберләрне зиярат кылу” (“Посещение могил” китаплары, Дамир хәзрәт Шаһавиевның “Исламның агымнары һәм төркемнәре”, Хәсән ибн Аммар ибн Али әш-Шурунбулялиның гарәп телендә басылган "Нур әл-идах" (фикъһе), Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Локман Хәким нәсыйхәтләре”, Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәт исламия» һәм «Көнчыгыш-мөселман мантыйгы” һәм башкалар. Рус, татар һәм гарәп телләрендә дөнья күргән барлыгы 30 исемдәге басма.

Беларусь Республикасы Мөселман дини берләшмәсендә билгеләп үтүләренчә, “ТР МДН Россия Федерациясендә төп Ислам үзәкләренең берсе булып тора, аның эшчәнлек дәрәҗәсе БДБ илләрендә генә түгел, ерак чит илләрдә дә киң танылу алды”. Моннан тыш,  дини берләшмә Татарстан мөфтияте һәм шәхсән Камил хәзрәт Сәмигуллинга “Нәзарәтнең Беларусь мөселманнары файдасына тапшырылган кыйммәтле басмалары өчен” рәхмәт белдерде: “Аллаһы Тәгаләдән тугандаш мөнәсәбәтләрне ныгытуын һәм хезмәттәшлеккә яңа үрләр насыйп итүен сорыйбыз!”.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: быел июль аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Беларусь Республикасында булды. Сәфәр барышында ул Белоруссиянең мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович, Беларусь Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Али Воронович белән күрешеп сөйләште, Минск шәһәре Җәмигъ мәчетендә Белоруссия татарларының “Чишмә” милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре, РФнең БРдагы илчелегендә Беларусь Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Мезенцев белән очрашты, ил башкаласының бердәнбер мәчетендә дин кардәшләребезгә лекция укыды, вәгазь белән мөрәҗәгать итте һәм җомга намазы укытты. Очрашулар нәтиҗәләре буенча, ике республика дин оешмалары арасында хезмәттәшлек алып бару һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләсендә кулга-кул тотынып эшләргә кирәклеге турында килешенде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы