Бүген, Мөхәррәм аеның 18-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Иран Республикасының сөнниләр лидеры шәех Абдул-Хәмид җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.
Шәехнең Казанга беренче тапкыр килүен билгеләп үтәргә кирәк. Татарстан башкаласын күрү аның күптәнге хыялы булган. Эшлекле очрашу кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакларга Татарстанда ислам үсеше тарихы, мөселманнарның рухи мирасын саклауда татар дин әһелләренең тоткан урыны, аерым алганда, халкыбызның күренекле дин галиме, мәгърифәтче, энциклопедист Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләре турында сөйләде. Шулай ук республика мөфтиятенең күпкырлы эшчәнлеге, нәзарәт тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар хакында мәгълүмат бирде һәм “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан бастырылган китапларны тәкъдим итте.
Әңгәмә барышында дин эшлеклеләре хезмәттәшлек перспективалары һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында фикер алышты. Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт шәех Абдул-Хәмидкә нәзарәт бастырган Каләм Шәрифне һәм Мәрҗаниның алты томлыгын бүләк итте. Шәех үз чиратында мөфтигә Коръән басмасын тапшырды.