Казанга Гарәп Әмирлекләренең ислам эшләре һәм иганәчелек буенча Баш идарә рәисе килде

17 сентябрь 2019 ел 19:53
Казанга Гарәп Әмирлекләренең ислам эшләре һәм иганәчелек буенча Баш идарә рәисе килде

Бүген, Мөхәррәм аеның 18-нче көнендә, Казанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең ислам эшләре һәм иганәчелек буенча Баш идарә рәисе Мөхәммәд Матар Сәлим бин Абид Әл Кәгъби килде. Г.Тукай исемендәге Халыкара аэропортта аны Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин каршылады. Урнашу урынына озатышлый, мөфти хәзрәт аны республикадагы дини вәзгыять һәм Татарстан мөселман өммәтенең үсеш перспективалары белән кыскача таныштырды, очрашу истәлеге итеп Нәзарәтнең "Хозур" Нәшрият йорты чыгарган иң яхшы басмалар, күбесенчә гарәп телендәге әзерләнгән китаплар һәм хезмәтләр, шул исәптә бөек татар дин әһеле һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең алты томлыгын бүләк итте. 

Татарстанда доктор Әл-Кәгъбине бай программа көтә. Иң беренче чиратта иртә белән ул Казанның Галиев мәчетен һәм Диния Нәзарәте резиденциясен күреп китәр, дип ниятләнә. Биредә аңа мөфтиятнең күптармаклы эшчәнлеге, аның фәнни, дини-илаһият, дәгъвәт, мәгариф, нәшрият, социаль юнәлешләре турында якыннан таныштарачаклар. Соңыннан олы кунак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга юнәләчәк. Ислам эшләре һәм иганәчелек идарәсе җитәкчесенә шулай ук Россиянең иң яхшы булып саналган мөселман вузы - Россия ислам институтын һәм "Ярдәм" мәчетенең реабилитация үзәген, Казан Епархия идарәсен һәм башкаланың тарихи урыннарын күрсәтәчәкләр. Чәршәмбе көнне аны Болгар ислам академиясендә көтәләр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы