Бүген, Мөхәррәм аеның 19-нчы көнендә, Казанга эшлекле сәфәре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең ислам эшләре һәм иганәчелек буенча Баш идарә рәисе шәех, доктор Мөхәммәд Матар Сәлим бин Абид Әл Кәгъби ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә булды. Кичә кич белән Г.Тукай исемендәге Халыкара аэропортта аны Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин, бүген мөфтияттә – ТР мөфтиенең беренче урнбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршылады. Мөхтәрәм шәехне нәзарәтнең күптармаклы эшчәнлеге, аның фәнни, дини-илаһият, дәгъват, мәгариф, нәшрият, социаль юнәлешләре белән якыннан таныштырдылар. Очрашуда ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, ТР мөселмананры Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Фәрит Вәлиев, Татарстанның Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге даими вәкиле Тимур Хәйретдинов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин беренче эш итеп кунакларга Татарстан мөфтиятенең оешу тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләп узды.Үзенең чыгышында мөфти урынбасары татар халкының бай дини мирасына һәм рухи мәдәният үзенчәлекләренә тукталды. Алга таба Рөстәм хәзрәт делегация вәкилләрен Татарстанның дини мәгариф системасы белән таныштырды: «Татарстанда бүгенге көндә ислам мәгариф системасы дүртбаскычлы булып формалашып җитте. Ул да булса: башлангыч дини белем бирүче мәчет каршындагы курслар, урта дини белем бирүче 9 мәдрәсә, югары дини белем бирүче Россия ислам институты һәм Казан ислам институты, шулай ук магистрлар, докторлар әзерләүче Болгар ислам академиясе. Аларда 240 югары квалификацияле остаз укыта, белем алучыларның саны дүрт меңнән артып китә». Аннары ТР Диния нәзарәтенең нәшрият эшчәнлеген шәехкә тәкъдим итү өчен сүз ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллинга бирелде. Ул билгеләп үткәнчә, нәшрият эшчәнлеге республика мөфтиятенең традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалу өлкәсендәге өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге эшчәнлек “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мөселманнарның аң-белемен күтәрү, милли мәдәниятне, традицияләрне, өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы буларак, китап укуга кызыксынуны арттыру максаты белән, 2018 елда нәшриятта барлыгы 53 исемдәге китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 212 932 данәне тәшкил итте. Шулай ук мөфти киңәшчесе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россиянең башка төбәкләренә дини әдәбият белән тәэмин итүдә актив ярдәм күрсәтә, дип ассызыклады. Моннан тыш, шәехкә “Хозур ТВ” Россиядәге беренче мөселман телеканалы, РФ-дәге иң популяр мөселман сайты «Islam-today», «Darul-Kutub» электрон китапханәсе, «Азан» интернет-радиосы, күп каналлы «Даруль-ифта» мөселман call-үзәге эшчәнлеге хакында сөйләделәр. Нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү, аны халык арасында популярлаштыру, тәфсирләр әзерләү, Коръән-хафизларның классик мәктәбен торгызу һәм иҗазалы хафизлар булдыру өлкәсендәге эзлекле эшчәнлеге мәсьәләсен дә әйләнеп узмадылар. Кунакларга Татарстан мөфтиятенең татар һәм рус телләрендә тәфсирләр әзерләве хакында мәгълүмат бирделәр. Бүгенге көндә Коръән татар һәм рус телләренә тулысынча тәрҗемә ителеп бетте, текстлар белән тәҗрибәле һәм танылган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, тәфсирләр авторлары, Россиянең төбәк мөфтиләре танышып чыгып, үз бәяләмәләрен бирәчәк.
ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов шәехкә шураның Татарстанда ислам принципларын пропагандалау һәм шәригать нормаларын үтәү өлкәсендәге эшчәнлеге, шулай ук вәкаләтләрне нәтиҗәле тормышка ашыруда һәм конфессияара мәсьәләләрне уңай хәл итүдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә ярдәм күрсәтүе турында сөйләде.
Доктор Мөхәммәд Матар Сәлим бин Абид Әл Кәгъби, үз чиратында, нәзарәт эшчәнлеге белән танышканнан соң, үзенең соклануын белдерде: «Сез, Татарстан мөселманнары, – каһарманнар. Тарихи сынауларга карамастан, сез калебегездә ныклы иманны саклап кала алгансыз. Аллаһ сезне бәрәкәт белән бүләкләгән».
Шәех билгеләп үткәнчә, ул Татарстанга хезмәттәшлек төзү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен килгән. Ул катнашучыларның игътибарын дини эшчәнлекне оештыру эшендәге охшашлыкка юнәлтте. БГӘ территориясендә соңгы 10 елда җомга намазларында, Татарстан мәчетләрендәге кебек үк, мөнбәрләрдән бердәм вәгазьләр укыла. Моннан тыш, мөхтәрәм кунак Әмирлекләрдә эшләп килүче күп каналлы «Фәтва» халыкара call-үзәге турында сөйләде. Бу үзәк, нәзарәтнең “Даруль-ифта” call-үзәге кебек үк, халыкның шәригать мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына җавап бирә. Шәех татарстанлыларга БГӘдәге Коръәнне өйрәнү үзәге хакында да мәгълүмат бирде. Ул шулай ук бу өлкәдә дә һәм хаҗны оештыру өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлеккә өмет белдерде. Шунысы мөһим: 2018 елның октябрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәннең «Казан басмасы»н нәшер итү буенча эксперт рәвешендә Изге Коръәннең Дубай халыкара премиясе үзәгенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе эшенә җәлеп ителде. Dubai International Holy Quran Award – Дубай әмирлеге Хөкүмәте каршында эшләп килүче үзәк. Комиссия әгъзалары Изге Коръәннең үз басмасын нәшер итү эшендә Коръән бастыруның татар традицияләрен һәм Татарстан мөфтияте тәҗрибәсен файдаланды. Әйтик, Китапны әзерләү барышында алар атаклы «Казан басмасы»ның өч – 1803, 1914 һәм 2016 еллардагы чыгарылышларын кулланды.
Очрашу ахырында ике як та якын арада Татарстан Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дини оешмалары арасында хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу турында килешү төзергә теләк белдерделәр.
Искәртеп узыйк, Татарстанда доктор Әл-Кәгъбине бай программа көтә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясенән олы кунак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга юнәлде. Ислам эшләре һәм иганәчелек идарәсе җитәкчесенә шулай ук Россиянең иң яхшы булып саналган мөселман вузы - Россия ислам институтын һәм "Ярдәм" мәчетенең реабилитация үзәген, Казан Епархия идарәсен һәм башкаланың тарихи урыннарын күрсәтәчәкләр. Чәршәмбе көнне аны Болгар ислам академиясендә көтәләр.