Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак

19 сентябрь 2019 ел 08:50
Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак

24-25 сентябрь көннәрендә Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак. Чираттагы тапкыр ул ислам уку йортларында белем бирү өлкәсендәге проблемаларны өйрәнү мәйданчыгына әвереләчәк һәм ике көн дәвам итәчәк. Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Премьер-министры урынбасары һәм Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һ.б.ның катнашуы көтелә.

Форумның беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче ике йөзгә якын мөгаллим мөселман мәгарифенең башлангыч сегменты турында фикер алышачак. Биредә мөгаллимлек эшчәнлеген камилләштерү буенча лекцияләр һәм мастер-класслар уздыру, катнашучылар арасында тәҗрибә уртаклашу планлаштырыла. Лекторлар буларак ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Болгар ислам академиясе, Әл-Әзһәр университеты һәм республика мөселман уку йортлары мөгаллимнәре, имам-мөхтәсибләр, казыйлар чыгыш ясаячак. Лекцияләр башлангыч дини белем бирү, гарәп теле һәм әхлак дәресләрен укыту үзенчәлекләренә, җәйге чорда мәчетләр базасында балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыру мәсьәләләренә, мәктәпкәчә аудиториядә укыту методикларына һ.б. темаларга багышланачак.

Форумның икенче көне программасы урта һәм югары мөселман мәгариф оешмаларының 200-дән артык җитәкчесе һәм мөгаллиме катнашында узачак һәм шулай ук бай эчтәлекле һәм файдалы булачак. Икенче көннең иң мөһим спикерлары арасында – Болгар ислам академиясе профессоры, мөгаллиме Мөхәммәд Айман Әл-Захрави һәм Малайзиянең халыкара ислам университеты факультеты деканы Эльмира Әхмәтова. Үзләренең чыгышларында докладчылар чит илләрнең ислам һөнәри белем бирүне үстерү тәҗрибәсе, мәгариф стандартлары, мөселман уку йортларын иҗтимагый аккредитацияләү, укытуның инновацион ысуллары һ.б.лар турында сөйләячәк. Шул ук көнне Форумның пленар утырышы була.

Искәртеп узыйк, Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы Татарстан мөфтияте тарафыннан 2011 елдан бирле ел саен үткәрелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы