Бу атнада Татарстанда мохтаҗларга 5 тонна күләмендә гошер сәдакасы таратылды

20 сентябрь 2019 ел 09:11
Бу атнада Татарстанда мохтаҗларга 5 тонна күләмендә гошер сәдакасы таратылды

Татарстанда гошер сәдакасын җыеп мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания көннән-көн киңрәк колач җәя бара. Бу атнада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан халыкның социаль яктан якланмаган бик күп катламнарына – күпбалалы, азкеремле, шулай ук сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә, ялгыз аналарга һәм өлкәннәргә, ятимнәргә, инвалидларга 5 тонна күләмендә яшелчә таратылды. Шуның 3,5 тоннасын фондка Әтнә районы мөхтәсибәте, 1,5 тоннасын Балтач районы Чепья авылы халкы тапшырды. Гомумән алганда, гошер сәдакасын җыю кампаниясе башланганнан бирле, “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга барлыгы 9 тонна яшелчә өләште.

Исегезгә төшерәбез, 28 сентябрьне Диния Нәзарәте Татарстанда Гошер көне итеп игълан итте. Аннан алда гошер сәдакасын җыю кампаниясе килә. Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына теләгән һәркем районнарындагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшыра ала. Мөселманнардан актив рәвештә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә. Соңыннан җыелган сәдакалар оешкан төстә мохтаҗларга тапшырыла. Беренчеләрдән булып быел гошерне Татарстанның Балык Бистәсендә һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә җыйдылар.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: 2018 елда республика халкының бу социаль акциядә гаять актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыгы 600 тонна гошер җыелды һәм мохтаҗларга таратылды.

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә ки, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, Кәлам шәрифтә әйтелгәнчә, гошер (уннан берен) бирергә тиеш. Шунысы күркәм, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге хәйрия җыелмалары республика мөселманнары тормышына кайта башлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы