«Хозур» нәшрияты «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивалендә татар-мөселманнарның милли киемнәрен тәкъдим итте

21 сентябрь 2019 ел 16:09
«Хозур» нәшрияты «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивалендә татар-мөселманнарның милли киемнәрен тәкъдим итте

Бүген, Мөхәррәм аеның 22-нче көнендә, Казанда V «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивале узды. Аның даими катнашучысы булып, традицион рәвештә фестивальдә иң бай күргәзмәләрнең берсен тәкъдим итүче ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тора. 

Бу юлы фестивальнең тематикасы милли киемнәргә багышланды һәм анда катнашучыларга Татарстан халыкларының традицион киемнәрен белән танышу мөмкинлеге бирелде. Аерым алганда, «Хозур» нәшрият йорты күргәзмәсендә татар-мөселманнарның кием-салым үрнәкләрен: Ислам кануннарына туры килә торган күлмәк, кафтан, калфак, кулдан эшләнгән читекләр урын алды. Экспонатлар Казанның «Эбиволь»милли кием салоны тарафыннан тәкъдим ителде. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты стендында соңгы вакытта дөнья күргән басмалар һәм татар, гарәп һәм рус телләрендәге иң популяр китаплар, шулай ук шамаилләр һәм «Хозур»  фирма кибетенең башка продукциясе тәкъдим ителде.

Нәзарәт мәйданчыгы белән Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТатарстанРеспубликасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев кебек мөхтәрәм кунаклар танышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы