Татарстан мөфтие Сүриягә эшлекле сәфәр кыла

22 сентябрь 2019 ел 17:37
Татарстан мөфтие Сүриягә эшлекле сәфәр кыла

Бүген, Мөхәррәм аеның 23-нче көнендә, Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән багланышлар советының Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча Эшче төркеме составында Сүриягә килде. Биредә, дүшәмбе көнне Дәмәшк провинциясенең Барза районында сугыштан соң Татарстан мөфтияте һәм Россиянең башка дини оешмалары ярдәме белән төзекләндерелгән гомумбелем бирү мәктәбен рәсми ачу тантанасы булачак. Мөфти белән бергә аның халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов та китте.

Башкалага килеп төшү белән илебезнең делегациясен Сүриянең вакыфлар министры Әбдүсаттар Сәет кабул итте. Ул мәктәпне төзекләндерү кампаниясендә катнашучы дини оешмаларга һәм әлеге эшкә аеруча зур өлеш керткән Россия һәм Татарстан мөселманнарына Сүрия халкы исеменнән үзенең рәхмәтен белдерде. Россия мөселманнары исеменнән очрашуда Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Үзенең җавап сүзендә ул Диния Нәзарәтенең Сүрия мөселман оешмаларына ярдәм күрсәтергә әзерлеге турында хәбәр итте, бер уңайдан министрны Казанга чакырды һәм, Татарстан һәм Сүрия голамәләре арасында урнашкан хезмәттәштек турында искәртеп, уртак фәнни-дини җыен уздырырга тәкъдим итте.

Очрашуда Россия Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән багланышлар Советының җаваплы сәркатибе Сергей Алексеевич Мельников, Россиянең мөселманнар җыены мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Адыгея һәм Краснодар мөфтие Аскарбий Карданов, Мәскәү патриархатының тышкы элемтәләр бүлеге сәркатибе отец Стефан, шулай ук Россия илчелеге, консуллыктан вәкилләр катнашты.

Искәртеп узыйк: 1200 укучыга исәпләнгән биш катлы гомумбелем бирү мәктәбе – Сүриянең хәрби хәрәкәтләрдән зыян күргән социаль инфраструктурасын торгызу проекты кысаларында төзекләндерелгән беренче объект. 2017 елда, террористлардан азат ителгәннән соң, аның бер өлеше качакларны урнаштыру өчен тулай торак сыйфатында файдаланыла. Аннары ул ташландык хәлгә килә. Россиянең дини җәмгыятьләре (оешмалары) – христианнар һәм мөселманнар әлеге гуманитар акциягә узган елның декабреннән акча җыя башлады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте әлеге мәктәпне торгызу проектын башлап җибәрүгә үзеннән сизелерлек өлеш кертте. Март аенда белем бирү учреждениесен торгызу башланды.

Мәктәпне рәсми ачу тантанасында Россия делегациясе, Сүриянең дини оешмалары, ММЧ вәкилләре катнашачак. Тантанадан соң журналистлар өчен брифинг, шулай ук Россия һәм Сүрия дин эшлеклеләре катнашында динара түгәрәк өстәл узачак.

РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән багланышлар советының Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча Эшче төркеме 2017 елның апрель аенда оеша. Эшче төркем составына Россиянең христиан һәм мөселман җәмгыятьләре керә. Бүгенге көндә төркем тарафыннан Сүриягә зур гуманитар ярдәм күрсәтү буенча берничә акция гамәлгә ашырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы