Бүген Казанда "Хоккей - һәркемгә" дип исемләнгән терәк-хәрәкәт аппаратында тайпылышлар булган балалар өчен хәйрия матчы узды. Ярышлар ике команда - "Метеор" һәм "Торнадо" арасында узды, һәр уенычыны бозда "штурманнар" хәрәкәтләндереп йөрде. Штурманнар булып "Ак барс" клубы хоккейчылары Владимир Ткачёв һәм Альберт Яруллин, шулай ук Төнге хоккей лигасы уенчылары уйнады. Хәйрия матчында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, танылган спортчы Александр Якушев, Төнге хоккей лигасы генераль директоры Игорь Бахмутов һ.б. катнашты. Балалар өчен аларның әти-әниләре запас уенчылар эскәмисеннән утырып җан аттылар.
Камил хәзрәт "игелекле" хоккейны Мәдинә Зәйнуллина белән парлап уйнады. Кыз-бала ДЦПның авыр формасыннан интегә. 2016 һәм 2018 елда Диния Нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды аңа дәвалану чараларын узу өчен тернәкләнү курсы чыгымнарын түләде.