Узган шимбә, 28 сентябрь, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Татарстанда гошер көне дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан республикабызның барлык мөхтәсибәтләрендә гошер сәдакалары җыю, мохтаҗларга һәм социаль учреждениеләргә азык-төлек тарату оештырылды. Халыкның зур кызыксынуы һәм актив катнашуы сәбәпле, хәйрия акциясен озайту турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытка гошер көненә кайбер нәтиҗәләр ясалды: кампания кысаларында Татарстан Республикасы буенча 1109,5 тонна күләмендә гошер сәдакасы җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында, узган елдагы кебек үк, Балтач (140 т), Балык Бистәсе (136 т), Теләче (92 т) лидер булды. Шунысы игътибарга лаек, 2018 елда бу районнарда 60, 32 һәм 50 тонна яшелчә җыеп алынды. Шулай ук кампаниядә Чирмешән (82 т), Буа (60 т), Әтнә (50 т), Арча (50 т), Саба (47 т) мөселманнары аеруча актив катнашты.
Аз керемле кешеләргә ярдәм итү өчен яшелчә (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, ташкабак, суган, кабак һ. б.), бал һәм бөртекле культуралар алып килгәннәр. Узган елгы кампания нәтиҗәләре буенча, Татарстанда мөселманнар 600 тонна гошер җыелган иде.
Кампания кысаларында җыелган яшелчәләр мохтаҗларга ярдәм сыйфатында җибәрелә. Быел азык-төлек җыюны хәйрия оешмалары («Ярдәм» тернәкләндерү үзәге һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды), социаль учреждениеләр (район картлар йортлары, балалар йортлары, балалар хосписы), мөселман уку йортлары (мәдрәсә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Коръән хафизлар әзерләү үзәге һ.б.), шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә тапшырылды. Әйтик, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды Казанның аз керемле 900 гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте.
Гошер сәдаканы кабул итү 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә ки, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, гошер (уннан берен) бирергә тиеш. Шунысы күркәм, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге хәйрия җыелмалары республика мөселманнары тормышына кайта башлады.