Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате

01 октябрь 2019 ел 09:18
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм хезмәт һәм сугыш ветераннары, өлкәннәр, әбиләр һәм бабайлар, аксакаллар, хәзрәтләр һәм абыстайлар! Кадерле дин кардәшләрем!

Илебездә ел саен Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу күркәм дата безне олы яшьтәге кешеләргә хөрмәт, кадер һәм игелек күрсәтергә этәрә, буыннар чылбырын ныгыта, күпьеллык хезмәт һәм бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе өчен аларга рәхмәтле булырга өйрәтә.

Өлкәннәрне хөрмәтләү – Исламның рухи кыйммәтләре арасында иң әһәмиятле төшенчәләрнең берсе, бу гамәл иманның һәм Аллаһны олылауның бер күрсәткече булып тора. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ олы яшьтәгеләргә мәртәбәле мөнәсәбәт һәм рәхимлелек күрсәтү турында бихисап хәдисләр әйтеп калдырган: “Олыларга хөрмәт, кечеләргә игелек күрсәтмәгәннәр – бездән булмас” (Бохари), “Бәрәкәт өлкәннәрегез белән булыр” (Ибне Хиббан 559), “Аллаһны мактауларның берсе булып чәчләренә чал кергән мөселманга ихтирамлык тора” (Абу Дауд) һ.б.

Өлкәннәр көнендә без шулай ук үзебезнең иң якын кешеләребез – әти-әниләр һәм әби-бабайларыбызга да аеруча игътибарлы булабыз. Аларны картлык җиткәч тәрбияләү һәм кадерләү турында Каләм Шәрифтә Раббыбызны телгә алганнан соң ук искә алына. Анда болай диелә:

وَقَضَى رَبُّكَ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا إِيَّاهُ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا إِمَّا يَبْلُغَنَّ عِندَكَ الْكِبَرَ أَحَدُهُمَا أَوْ كِلَاهُمَا فَلَا تَقُل لَّهُمَا أُفٍّ وَلَا تَنْهَرْهُمَا وَقُل لَّهُمَا قَوْلًا كَرِيمًا

Мәгънәсе: “Раббыгыз сезгә Үзеннән башкаларга табынмаска, ата-анага игелек (кылырга) әмер итте. (И, кеше!) Аларның икесеннән берсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсә, аларга (канәгатьсезлек белдереп): “Уф!” – дип тә әйтмә. (Сүз-гамәлләре сиңа ошамаса да,) Аларга кычкырма, күркәм сүз әйт” (Әл-Исра, 23-нче аять).

Ягъни Яралтучыбыз безгә Үзенә табынудан соң икенче урында ата-анага карата игелекле булуны күрсәтә һәм аларны кайгыртып яшәргә куша. Ибраһим галәйһиссәлам кайгырткан шикелле. Коръәннең бер аятендә пәйгамбәр әти-әнисе турында дога кылганы турында әйтелә:

رَبَّنَا اغْفِرْ لِي وَلِوَالِدَيَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ الْحِسَابُ

Мәгънәсе: “И, Раббыбыз! (Колларга) Хисап булачак көнне мине дә, ата-анамны да, барча мөэминнәрне дә ярлыка” (“Ибраһим” сүрәсе, 41-нче аять).

Аллаһы Тәгалә безне әти-әниләребезнең итагатьле балалары булырга һәм аларның йөзләрендә шатлыклар гына күрергә насыйп әйләсә иде. Без бит алар алдында түләп бетермәслек бурычлы бәндәләр булып торабыз һәм аларның догаларында яшибез. Аларга карата яхшы мөнәсәбәтебез белән, бәлки, үзебезнең балаларга үрнәк булырбыз һәм аларның да миһербанлыкларын күреп бәхетле булырбыз. Раббыбыз әйткәнчә:

هَلْ جَزَاءُ الْإِحْسَانِ إِلَّا الْإِحْسَانُ

Мәгънәсе: “Игелеккә җавап игелек кенә түгелме?” («Әр-Рахман» сүрәсе, 60-нчы аять)

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы