Татарстан мөхтәсибәтләрендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

01 октябрь 2019 ел 14:35
Татарстан мөхтәсибәтләрендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Бүген, Халыкара Өлкәннәр көнендә, Татарстан мөхтәсибәтләрендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр.

Мәсәлән, Чаллы мөхтәсибенең "Нур-Ихлас" һәм "Әбүзәр" мәчетләрендә махсус бәйрәм чаралары узды, анда олы яшьтәге мәхәллә кешеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Үзенең сәламләү чыгышында шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин татар халкына хас булганча өлкән буынга карата ихтирамлы һәм игътибарлы булуны билгеләп үтте. Хөрмәтле кунаклар бирелгән бүләкләрдән канәгать калды.

Шунысы куанычлы, Бөгелмә мөхтәсибәтендә дә инде берничә ел рәттән олы яшьтәге кешеләрне бәйрәм уңаеннан чакырып, тәмле ашлар белән сыйлыйлар, бүләкләр өләшәләр. Быел да чара, гадәттәгечә, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов вәгазе белән башланып китте. Рамил хәзрәт яшь буенча өлкән кешеләрнең хокуклары, аларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт кирәклеге турында искә төшерде. Аннан соң Кәлам Шәриф сүрәләре укылды, бәйрәм ашы узды. Шулай ук барлык катнашучыларга Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә җыелган уңыш таратылды. Бөгелмә мөхтәсибәте өлкән яшьтәге кешеләргә күрсәткән ярдәме өчен Фәтхетдинова Лилия Давыт кызына рәхмәтен белдерә.

Буа районы Кайбыч авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бик матур кичә булып үтте. Җыелышта үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, Буа шәһәрендә яңа төзелеп килә торган мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин катнашты. Рөстәм хәзрәт Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновның тәбрик сүзләрен җиткергәннән соң, вәгазь сөйләде. Ислам динендә өлкән кешенең никадәр дәрәҗәле урын алып торганын азсызыклап үтте. Өлкән буынга үзенең киңәшләрен бирде. Кайбыч авылы үзидарәсе рәисе Сиринә ханым Нуретдинова килгән хәзрәтләргә авыл халкы исеменнән рәхмәтләрен  җиткерде. Мәҗлестә абруйлы остазбикә Равия абыстай авылдашларына үзенең киңәшләрен бирде. Матур мәҗлесне оештыручыларга, авыл имамы Назыйм хәзрәткә Буа районы мөхтәсибәте исеменнән олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Буа районы Әлки авылында да Өлкәннәр көне уңаеннан мәчеттә бәйрәм үтте. Җыелган кунаклар арасында Буа районы үзәк мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, яңа төзелеп килә торган 8 нче мәхәллә мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин катнашты. Рөстәм хәзрәт озак еллар эшләгән Мөхәммәделшин Тәлгать хәзрәткә Татарстан мөфтие исеменнән медаль белән бүләкләде. Кайткан кунаклар арасында Зыятдинов Раил Шәһәретдин улы тарафыннан авыл өлкәннәренә җылы сүзләр ирештерде, авыл имамы Әлфит хәзрәт Фәттаховны Раил әфәндегә мөхтәсиб исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләде, мәҗлес ахырында әрвахларга догалар кылынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы