“Ак Барс Капитал” компаниясенә Голәмәләр шурасының шәригать контролеры беркетелде

02 октябрь 2019 ел 17:48
“Ак Барс Капитал” компаниясенә Голәмәләр шурасының шәригать контролеры беркетелде

Бүген, сәфәр аеның 3-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм «Ак Барс Капитал» Идарәче компаниясе ҖЧҖ генераль директоры Рамил Гайзатуллин белән эшлекле очрашуы узды. Әңгәмә KazanSummit 2019 көннәрендә хезмәттәшлек турында кул куелган килешү кысаларында узды. Килешү инвестицион ислам продуктын эшләп чыгару хакында иде.

Ислам инвестиция продукты Россия ислам институты каршындагы Ислам икътисады һәм финанслар үзәге тарафыннан эшләнгән, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасында шәригать таләпләренә туры килә торган раслау процедурасын узган һәм «Ак Барс Капитал» идарәче компаниясе платформаларында уңышлы сынау узган. Бүгенге очрашуда, мөфтият һәм эре инвестицион оешма арасындагы хезмәттәшлекнең ахыргы этабы буларак, финанс продуктны тулаем тормышка ашыру максатында Диния Нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибен “Ак Барс Капитал” компаниясенә даими шәригать контролеры итеп беркетү булды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы