Бүген, сәфәр аеның 4-нче көнендә, Болгарга РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Мөхтәрәм олы кунакны биредә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм республика мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. озатып йөрде. Игорь Анатольевич шәһәрнең мәдәни һәм тарихи объектларын, шул исәптән «Ак мәчет» комплексын һәм Болгар ислам академиясен, туристик инфраструктурасын карап кына калмады. Ул шулай ук зур кызыксыну белән Камил хәзрәт сөйләгән республикада дини өлкәдәге вәзгыять белән танышты. Мөфти аңа Татарстанда ислам һәм мөселман өммәте үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең киң колачлы эшчәнлеге, бигрәк тә Россия мөселманнарының дини мирасын торгызу һәм динара элемтәләрне үстерү өлкәсендәге казанышлары белән таныштырды. Әңгәмә барышында Камил хәзрәт Россия һәм Татарстан җитәкчелегенең илдә һәм республикада халыклар һәм диннәр арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашуындагы мөһим ролен ассызыклады.
БИА матбугат хезмәте фотолары.