ТР Дәүләт киңәшчесе һәм Татарстан мөфтие РФ Президентының Вәкаләтле вәкилен Болгар белән таныштырды

03 октябрь 2019 ел 17:38
ТР Дәүләт киңәшчесе һәм Татарстан мөфтие РФ Президентының Вәкаләтле вәкилен Болгар белән таныштырды

Бүген, сәфәр аеның 4-нче көнендә, Болгарга РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Мөхтәрәм олы кунакны биредә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм республика мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. озатып йөрде. Игорь Анатольевич шәһәрнең мәдәни һәм тарихи объектларын, шул исәптән «Ак мәчет» комплексын һәм Болгар ислам академиясен, туристик инфраструктурасын карап кына калмады. Ул шулай ук зур кызыксыну белән Камил хәзрәт сөйләгән республикада дини өлкәдәге вәзгыять белән танышты. Мөфти аңа Татарстанда ислам һәм мөселман өммәте үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең киң колачлы эшчәнлеге, бигрәк тә Россия мөселманнарының дини мирасын торгызу һәм динара элемтәләрне үстерү өлкәсендәге казанышлары белән таныштырды. Әңгәмә барышында Камил хәзрәт Россия һәм Татарстан җитәкчелегенең илдә һәм республикада халыклар һәм диннәр арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашуындагы мөһим ролен ассызыклады.

БИА матбугат хезмәте фотолары.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы