Бөгелмәдә имамнар җыелышы уздырылды

07 октябрь 2019 ел 16:23
Бөгелмәдә имамнар җыелышы уздырылды

Бөгелмә мөхтәсибәтенең Подлесный бистәсе мәчетендә имамнар җыелышы узды. Анда Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, район мәчетләренең имамнары, шулай ук мөхтәсибәтнең бүлек җитәкчеләре катнашты.

Җыелыш,  күркәм гадәт буенча, изге Корьән аятьләрен укудан башланып китте. Аннары Рамил хәзрәт Хөснетдинов чыгыш ясады. Ул имамнарны ТР Диния нәзарәте пленумының карарлары, җитәкчелекнең боерыклары белән таныштырды. Аннары шәһәр һәм авыл мәчетләре каршында ТР мөселманнары Диния нәзарәте программалары буенча ислам дине нигезләрен укыту буенча фикер алышу булды. 

Җыелышта гошер сәдакасын җыю буенча хәйрия акциясенә дә йомгак ясалды. Шунысы сөенечле: Бөгелмә мәчетләренә йөрүчеләр барлыгы 45 тоннага якын яшелчә һәм бөртекле культуралар уңышын җыеп, аз тәэмин ителгән гаиләләргә тараттылар.

Җыенда имамнар агымдагы ел дәвамында алып барган эшчәнлекләре турында сөйләделәр, булган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, киләчәккә планнар билгеләделәр.

Рамил хәзрәт нәтиҗәле эшләүләре өчен имамнарга рәхмәт белдерде, Бөгелмә районында традицион ислам кыйммәтләрен таратуда киләчәктә дә шулай актив эшчәнлек алып барачакларына ышаныч белдерде.

Соңыннан чарада катнашучыларның һәммәсен дә тантаналы аш табынына чакырдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы