«Хозур ТВ» мөселман телеканалында кыска вакыт эчендә намаз уку күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә торган «Намаз дәресләре» тапшыруы эфирга чыга башлады.
Намазны ничек укырга? Әлеге гыйбадәтне башкару тәртибен ничек истә калдырырга? Ислам дине белән таныша башлаган һәркем, һичшиксез, шушы сорауларга җавап эзли. «Хозур ТВ» каналының яңа телепроекты әлеге һәм башка сорауларга җавап бирә. «Сез 5 вакыт фарыз намазны укырга өйрәнүдән тыш, әлеге гыйбадәтне башкару шартларын, намаз гамәлләренең мәгънәләрен беләчәксез», – дип билгеләп үтә тапшыру авторлары. Телепроект дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 13.40 һәм 22.40 сәгатьтә эфирга чыга.
Шунысын да искәртеп узарга кирәк: нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү бара. Беренче дәрес 26 октябрьдә Казанның Галиев мәчетендә узачак. Халык арасында шактый популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.
Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай ур., 38) узачак. Аларга теләгән һәркем йөри ала. Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла. Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Шулай ук +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.
«Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Телевизион проект, җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы, «Таттелеком» җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Телеканал татар һәм рус телләрендә кабельле тапшырулар режимында күрсәтә. Искәртеп узыйк: “Хозур ТВ" Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак эшли башлауга быел март аенда 1 ел тулды. Шушы чагыштырмача кыска вакыт аралыгында телеканал зур уңышларга иреште! Бер ел эшләү дәверендә “Хозур ТВ” тапшырулар географиясен шактый киңәйтте: "Таттелеком", “Ростелеком” "Уфа-нет", “Дом.ру” операторлары аша телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин. Шул ук вакытта каналны www.huzurtv.ru сайтында тәүлек әйләнәсе карап була. Бүген “Хозур ТВ”ның youtube-каналына теркәлүчеләр саны 650 меңнән артты, ә "караулар"ның гомуми саны – 120 миллионнан күбрәк!