Иртәгә Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары ачыла

14 октябрь 2019 ел 15:30

Иртәгә Татарстанның 16 шәһәрендә һәм районында татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Курслар 20 мәйданчыкта, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк. Башкалада курсларны «Ризван», «Тынычлык», «Казан нуры», «Гаилә» мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институтында тыңларга мөмкин булачак.

Дәресләрне атнага ике тапкыр уздыру планлаштырыла. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы ярты елны тәшкил итәчәк (2019 елның 15 октябреннән 2020 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. 

Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өстәмә мөмкинлек каралган.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдалану күздә тотыла. 

Курсларга барлык теләүчеләр чакырыла. Татар теле курслары бушлай.

Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла.

Курсларда белем алу өчен 15 октябрьгә кадәр түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин:

Курсларны уздыру урыныМөхтәсибәтЯзылу өчен элемтә
Әгерҗе шәһәре, Сәетов ур, 2 (Мәчет каршындагы мәгърифәт үзәге)ӘгерҗеШакирова Рәмзилә Салих кызы 8905-371-30-77
Лаеш шәһәре, Юбилейная ур., 68  (Үзәк мәчет)ЛаешРәфкат хәзрәт 8906-321-05-48
Әлмәт шәһәре, Ш.Мәрҗани ур., 82 аӘлмәтӘхмәтнәбиева Зилә Галим кызы 8927-406-09-42
Бөгелмә шәһәре, Краснослободская ур., 68 (Үзәк мәчет) БөгелмәРамил хәзрәт Хөснетдинов 8(5594) 4-16-98; 8 919-627-59-66
Югары Ослан, Төзүчеләр ур., 6а («Салихҗан» мәчете)Югары ОсланҖиһаншина Гөлшат Нурмөхәммәт кызы  8927-463-21-62
Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 2  (Җәмигъ мәчет) АлабугаӘхмәдгалиева Гүзәлия Габдрәуф кызы 89503220546
Яшел Үзән шәһәре, Ленин ур., 22а,Яшел ҮзәнРамил хәзрәт Зәйнуллин 8904-661-25-24
Казан, Газовая ур., 19, (Россия ислам институты)Казан (Вахитов һәм Идел буе районнары)Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов 8927-422-17-51 
Казан, Мелитопольская ур., 15 ("Тынычлык" мәчете)Вәлиуллина Нурания Гали кызы 8927-402-93-32; 8 (843) 266-34-04
Казан, Хөсәен Мәүлетов ур., 48а («Ризван» мәчете)Флера ханым Ханнанова 8917-886-06-12 
Казан, Ф.Әмирхан ур., 3, («Казан Нуры» мәчете) Казан (Яңа Савин районы)Мөхәмметшина Алсу Вәгыйзь кызы 8917-273-98-07 
 Казан, Җ.Фәйзи ур., 2, («Гаилә» мәчете)Казан(Совет районы)Әмир хазрат 8 843 223-06-62
Лениногорск шәһәре, Яр буе ур.26, (Милли-мәдәни үзәк бинасы) ЛениногорскБулат хәзрәт 89196935993; 8-8559-55-10-10
Менделеевск шәһәре, Профсоюзная ур., 1, (Үзәк мәчет)МенделеевскНуриева Гөлназ Рафис кызы 8(85549)2-24-90; 8987-008-56-41
Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Энтузиастлар бульвары, 12 ("Ак мәчет" мәдрәсәсе)Яр ЧаллыХаҗиев Ринал Исмәгыйль улы 8917-282-03-76
Түбән Кама шәһәре, Химиклар проспекты, 59 (Үзәк мәчет)Түбән КамаӘлфия ханым Сөләйманова 8917-269-02-44
Норлат шәһәре, Гыйматдиновур., 70, (Әхмәтзәки Сафиуллин исемендәге үзәк)НорлатМортазина Земфира Рияз кызы 8 927-415-61-73
Буа шәһәре, К. Либкнехт ур, 79 (Буа мәдрәсәсе)БуаШәрәфетдинова Гөлсина Әюп кызы 8917-923-78-56
Чистай шәһәре, Вахитов ур., 39 ("Нур" үзәк мәчете)ЧистайЗөлфия ханым Шайхетдинова 8917-282-68-24
 Ютазы районы, Урыссу бистәсе, Пушкин ур., 24, («Фәнис» мәдрәсәсе)ЮтазыӘхтәмова Лилия Мөхлис кызы 8927-486-69-29

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана